Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:30

Төньяк Корея Кэсон сәнәгать бүлгесенә Көньяк Кореяларның керүен тыйды


Кэсон сәнәгать бүлгесе

Кэсон сәнәгать бүлгесе

Төньяк Корея уртак сәнәгать бүлгесе булган Кэсонга Көньяк Кореяларның керүен тыйды. Бу уртак бүлге Төньяк Кореяга урнашкан.

Бу хакта бүген Сеулда берләшү эшләре министрлыгы вәкиле белдерде. Аның сүзләренчә, Кэсондагы Көньяк Кореяларга илләренә кайту рөхсәт ителгән. Төньяк Кореяның бу карары чыкканда 850-дән артык Көньяк Кореялы Кэсонда булган. Сеул Пхеньяннан бу карарны кичекмичә кире кагырга чакырды.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкәндә Пхеньян беренче тапкыр Кэсон бүлгесенә карата карар чыгарды. Кэсон Төньяк Корея икътисады өчен әһәмиятле урын булып тора.

XS
SM
MD
LG