Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда бию бәйгесендә татар биюе җиңде


6а сыйныф укучылары Нина Двинянинова белән (у)
6а сыйныф укучылары Нина Двинянинова белән (у)

30-31 мартта Ижау шәһәренең Яшьләр мәдәният йортында “Халыклар дуслыгы” дип аталган биючеләр конкурсы узды. Бәйгедә республиканың барлык төбәкләреннән йөздән артык бию коллективлары катнашты.

Әлеге бәйгене “Юность” балалар хәрәкәте уздырды. Хәрәкәт республикада җиде ел элек барлыкка килде. Аның максаты - балаларны көчле рухлы һәм физик сәламәт итеп тәрбияләү. Бу хәрәкәт балалар белән тәмәке тартуга каршы көрәштән башланса, хәзер инде аның эш даирәсе киңәйде - физик һәм рухи тәрбиягә информацион, оештыру, интеллектуаль, һөнәрләр үзләштерү кебек тармаклар барлыкка килде. Бүген “Юность” хәрәкәтендә 25 меңләп бала катнаша дип белдерә аны оештыручылар.

Соңгы елларда “Юность” хәрәкәте хореография буенча бәйгеләр оештыруны да үзенең эш планына кертте. Чираттагы шушындый республикакүләм бәйге Яшьләр мәдәният йортында узды.

Репетиция вакытында
Репетиция вакытында
Хореография марафонында профессиональ биючеләр түгел, ә мәктәп укучылары катнашты. Ижауга бәйгегә килгән коллективлар инде үз авыл, район, шәһәрләрендә җиңү яулаганнар. Әйтергә кирәк, бәйге мәктәпләрнең сыйныфлар параллельләрендә уздырыла.

Сарапул шәһәренең алтынчы сыйныфлар укучылары арасында 20 санлы гимназиянең 6а сыйныфы татар биюе белән шәһәркүләмендә узган бәйгедә беренче урын алганнар. Шәһәрдә әлеге бәйгедә уналты параллель сыйныф катнашкан. Без әлеге сыйныф җитәкчесе Нина Двинянинова белән очраштык.

Нина Двинянинова үткән елда әлеге сыйныф удмурт биюен башкаруларын җиткерде. Быелгы бию бәйгесе халыклар дуслыгына багышланган. Шуңа да татар халкы тарихын өйрәнеп, татар сәнгатенә мөрәҗәгать итәргә булганнар.

Тамашачылар
Тамашачылар
Әлбәттә, биюне әзерләүдә гимназиянең хореографы Наталья Чухланцеваның ярдәме күп булган. Шулай ук сыйныфта татар-рус катнаш гаиләләрдән балаларның әти-әниләре дә ярдәмгә килгән. Ә инде татар биюен башкару өчен костюмнарны күрше Татарстан республикасының Әгерҗе шәһәреннән танышлары булышкан. Шуңа да күршеләренә Нина ханым зур рәхмәт белдерде.

Нина ханым киләчәктә сыйныфта түгәрәк оештырып яисә сыйныфтан тыш өстәмә дәресләрдә татар телен өйрәнергә ниятләре белән кызыксындык. "Әлегә бер ни дә әйтә алмыйм, әмма без күпмилләтле республикада яшибез, янәшәбездәге халыклар турында белергә тиеш", дип җавап бирде ул.

Катнашучылар
Катнашучылар
Бәйгене башлап, республиканың яшьләр эше буенча министры Владимир Соловьев балаларның хәрәкәт эшендә катнашуын хуплады. Шунысы кызык, ул чыгышында берничә тапкыр милләтләрне атаганда башта татар халкын атап үтте.

Укучылар “Юность” хәрәкәтенең гимнын башкарды, аннан соң сәхнә биючеләр коллективларына бирелде. Йөздән артык коллектив төрледән-төрле биюләр башкарды. Сарапул шәһәренең 20 гимназиясенең 6а сыйныф укучылары иң уңышлы чыгыш ясаучылар дип табылды. Алар татар биюе белән беренче урын яулады.
XS
SM
MD
LG