Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

29 март көнне үткән өлкә мохтариятенең VII корылтаенда урындагы автономияләрнең хисап-сайлау конференцияләре үтте. Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясенең яңа шурасы җитәкчесе итеп Ришад Зиганшинны сайлады.

Корылтайга кунак итеп Дәүләт думасы депутаты, озак еллар өлкә прокуроры булып эшләгән Эрнест Вәлиев, өлкә думасы депутаты Геннадий Корепанов, өлкә вице-губернаторы Сергей Сарычев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьев чакырылган иде.

Тавыш бирү вакыты

Тавыш бирү вакыты

Ришад Зиганшин автономия белән актив, татар җанлы Фәйзулла Камаловтан соң, 2005 елда идарә итә башлаган иде. Бу корылтайда ул дүрт еллык хезмәтенә нәтиҗә ясады. Автономия башкарган эшләр аз түгел. Алар арасында инде традициягә әверелгән бөтенрусия, хәтта халыкара дәрәҗәдәге “Сөләйманов укулары”, “Зәнкиев укулары” фәнни-практик коференцияләр, Искер җыены, Сабантуйлар, татар мәдәнияте көннәре, “Таң йолдызы” балалар, “Халык сәнгате” олылар иҗаты фестивальләре аеруча игътибарга лаек. Автономия җирле җырчыларыбызга дисклар яздыруда, каләм осталарына китаплар бастыруда, сәнгать коллективларына киемнәр тектерүдә, спортчыларга спорт кирәк-яраклары алуда ярдәм итә.

Башка чыгышлар эчтәлекле булдылар, аларда районнардагы башкарылган эшләр, проблемалар, киләчәккә планнар, автономиянең өлкә хөкүмәте белән элемтәсе турында сүз барды һәм аның эшләренә анализ ясалды, “канәгатьләндерерлек” дип билгеләнде.

Ришад Зиганшин

Ришад Зиганшин

Соңыннан автономиянең яңа советы составы сайланды. 33 кешедән торган яңа совет үз чиратында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесен сайлады, бу урынга бертавыштан Ришад Зиганшин лаек дип табылды.

Корылтайда теләүчеләр барысы да чыгыш ясадылар. Һәркемне игътибар белән тыңладылар.

Туган телдә укыту турында да сүз барды. Аны балалар бакчаларында да өйрәтә башладык диелде. Ә мәктәпләрдә беренче класста татар теле укытылмый, бу проблеманы хәл итәргә вакыт инде, дип үз фикерен белдерде “Яңарыш” өлкә газетасы директоры Алсу Сәгыйтова.

Корылтай барышы

Корылтай барышы

Ревизия комиссиясе автономиягә төрле чорда елына 200дән 900 мең сумга кадәр акча бирелүе һәм аларның нинди эшләргә тотылуы турында исәп-хисап ясады. Бу бер дә зур суммалар түгел, алай да күпме начар сүзләр ишетәсең. Тубылдан килгән Фәүрия Шәрипова, "автономия җитәкчесе урынында хәзерге яшьләр утырырга теләми дә, монда бер нинди дә файда табып булмый, үз халкын яраткан, аның өчен тырышкан кеше генә иҗтимагый оешманы җитәкләргә мөмкин", диде. Ильяс Рафиков, "мин ассоциация җитәкчесе булып эшләгән вакытта бер генә оешма иде татарларда. Ул чорда бердәм күтәрелеп, туган телдә телевидение, радио, газета да булдырылды, Тубылда һәм Төмәндә татар бүлекләре эшли башлады. Ә хәзер бер Төмәндә генә өч автономия бар, Конгресс үз эшен башкара. Алга китеш сизелми. Безгә берләшергә кирәк", диде.

Делегатлар

Делегатлар

Вагай районы автономиясе исеменнән чыгыш ясаган Фатыйма Вабиева төбәктә яшәүче халыкның 40%ы татарлар икәнен ачыклап китте. “Алар бик тырышлар, барлык чараларда да актив катнашалар. Тик татар авылларында клублар искергән, салкын, музыкаль уен кораллары юк диярлек, мәктәпләрдә татар теле берәр сәгать кенә укытыла – бу бик аз. Татар теле, әдәбиятыннан дәреслекләр иске. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә автономиядән ярдәм көтәбез”. Яңа советка “Себер татарлары: теле, мәдәнияте, кәсепләре” программасын эшләп чыгарырга; яшьләрне дә оештыру эшләрендә катнаштырырга, өйрәтергә; татар телен күбрәк укыту мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә дигән тәкъдимнәрен дә белдерде ул.

Сергей Сарычев та "бергә эшлик, киңәшләшеп проблемаларны хәл итик, җәен үтәчәк федераль сабантуйны да гөрләтеп, горурланырлык итеп оештырыйк. Зур бәйрәмне безнең өлкәбездә үткәрүгә ышанып тапшырганнар икән, сынатмыйк", диде.

Эрнест Вәлиев, Сергей Сарычев, алып баручы Гөлниса Фәхретдинова эш вакытында

Эрнест Вәлиев, Сергей Сарычев, алып баручы Гөлниса Фәхретдинова эш вакытында

Төмән дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген җитәкләгән, 300 дән артык студент укытып чыгарган профессор, журналист һәм тагын күп дәрәҗәләргә ия булган хөрмәтле зат Хәнисә Алишина: “Утырыш күтәренке рухта, оешкан төстә үтте. Элекке елларда мондый тәртип юк иде. Автономиянең эше яхшы оештырылган. Хөкүмәт вәкилләренең корылтай эшендә катнашуына горурланып утырдым. Бигрәк тә милләттәшебез Дәүләт думасы депутаты Эрнест Вәлиевнең монда булуы зур дәрәҗә, ә инде татарча чыгыш та ясагач, тагын да шатландым. Русиядә төрки халыклар күп яши, мин татарларның үзләрен башка төрки халыклардан өстен куюларын хупламыйм дигән фикере белән ул себер татарларына Себердә үзләрен алга куярга кирәкмәвен җайлап, матур итеп аңлатып бирде.

Делегатлар һәр сүзне йотлыгып тыңлыйлар

Делегатлар һәр сүзне йотлыгып тыңлыйлар

Совет әгъзасы буларак, автономия эшендә актив катнашырга уйлыйм. Әле өлкәдә тюркологияне өйрәнү буенча үзәк булдырырга тырышып йөрим, федераль Сабантуй вакытында Татарстан республикасы белән төзеләчәк фәнни эшчәнлек турындагы килешү бу теләкне тормышка ашырырга мөмкинлек бирер”, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG