Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:18

Русия думасы комитеты Нәбиуллинаны Үзәк банк җитәкчесе итүне хуплады


Эльвира Нәбиуллина

Эльвира Нәбиуллина

Русия думасының фининс базары комитеты элекке икътисади үсеш министры, хәзер президент ярдәмчесе Эльвира Нәбиуллинаны Үзәк банк җитәкчесе итәргә дигән тәкъдимне хуплады.

Президент Путин 20 мартта думага Нәбиуллинаны Үзәк банк җитәкчесе итү тәкъдиме белән чыккан иде. 25 июньдә хәзерге рәис Сергей Игнатьевның вәкаләтләре төгәлләнә.

Үзәк банк башлыгын президент тәкъдим итә, дума раслый. Дума Нәбиуллинаны кую-куймау мәсьәләсен 9 апрельдә караячак.

XS
SM
MD
LG