Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Русия сәфәрен Казанда башлый


Нилс Муйжниекс
Нилс Муйжниекс
Чәршәмбе кич Казанга Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Нилс Муйжниекс килә. Пәнҗешәмбе көнне Муйжниекс Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков белән дә очрашачак. Вәкил Казаннан җомга китәчәк. Комиссар Русиядә 12 апрельгә кадәр булачак.

Бу хакта Азатлыкка коммисарның матбугат вәкиле Стефано Монтанари хәбәр итте.

Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиллеге - берлекнең 47 әгъза дәүләтендә кеше хокуклары торышын күзәтүче бәйсез оешма.
XS
SM
MD
LG