Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Казанның татар яшьләре оешмасы Тукай вафатына 100 ел тулуны 12 апрельдә элекке Печән базары булган урында XX гасыр рухы бирүче киемнәрдә, ярминкәләр оештырып, шигърият мәйданында сүз тотып, "Аң" журналын укып билгеләп үтәчәк. Социаль челтәрләрдә бу чарага инде 500-дән артык егет һәм кыз килергә теләк белдергән.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, бу чара әле күптән түгел генә оешкан Казан шәһәре бүлеген таныту, үзенчәлекле җыеннар үткәрүгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтү дә булып торачак.

"Яңа барлыкка килгән оешманың активистлары бу чараны үзләре тәкъдим итте. Алар: "Тукай вафатына 100 ел тула, шуңа багышлап бик үзенчәлекле чара кирәк", дип әйтте. Бергәләшеп уйлаштык та, Тукайга багышланган кичәләрне, гомумән татар чараларын мәктәп биналарыннан, мәдәният йортларыннан чыгарып киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә кирәк дигән карарга килдек. Ник дигәндә, бөтен чаралар диярлек бер-берсен белгәннәрнең үзара очрашуына гына кайтып кала.

Тәбриз Яруллин

Тәбриз Яруллин

Тукайның 100 ел элек үлгәнен иҗат кешеләре, татар интеллигенциясе болай да белә. Интеллигенциянең тагын бер җыелуы - ул бер төркемнең үзара очрашуы, үзләрендә генә төртелеп калу була, дип бәяләдек. Шуңа күрә яшьләр өчен һәм киң җәмәгатьчелек өчен урам чарасы оештырыга булдык.

Тукайның вафатына 15 апрельдә 100 ел тула. Быел бу көн дүшәмбе булганга без җомганы, 12 апрельне сайладык. Чараны җомга намазыннан соң көндезге икеләрдән башлап җибәрербез дип ниятлибез.

Бу чараның максатлары берничә. Беренчедән, без Тукайны башка бер яңа рухта күтәреп алачакбыз, аңа бөтенләй башка яктан игътибар итмәкче булабыз.

Икенчедән, Казанда Тукай белән бәйле урыннарны яңадан популярлаштыру безнең бурыч булып тора. Туристлар да, казаннар үзләре дә башкалада Кирмәннән башка урыннарны белми диярлек. Татар урыны дисәк, бер Камал театрын гына әйтәләр. Казан чынлап та татар шәһәре һәм анда татар урыннары күп. Өченчедән, без бу чарада яшьләргә ниндидер чыгышлар тыңлатмаячакбыз, анда үзләренә катнашу мөмкинлеге тудырачакбыз", диде Яруллин.

Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге координаторы Диләнур Әхмәтҗанова сүзләренчә, Тукайны искә алу берничә чараны үз эченә алачак һәм үзенчәлекле кием белән килү дә сорала.

Диләнур Әхмәтҗанова

Диләнур Әхмәтҗанова

"Яшьләрне XX гасыр башын чагылдырган кием киеп килергә чакырабыз. Заманча киемне милли үзенчәлекләр белән, мисал өчен түбәтәй, читек, камзул һәм башкалар белән баетырга була бит. Яшьләрнең фантазиясе нигә җитә, шул чор вакытына, шәһәр татар киеменә туры китереп киенүләрен сорыйбыз.

Ул көнне Казанның Париж коммунасы урамында зур ярминкә гөрләячәк. Кул осталары үз эшләнмәләрен тәкъдим итсә, студентлар милли ашлар да сатачак. Без бу ярминкәне "Печән базары" дип атадык. Чара була торган җир әлеге базар урыны. Тукай дигәндә, Казан дигәндә, Нурулла мәчете янындагы "Печән базары" да күз алдына килә.

Бу чарага яшь шагыйрьләр дә килер дип өметләнәбез. Тукай - күпкырлы шәхес, әмма без аны иң беренче чиратта шагыйрь буларак беләбез. Бу чара вакытында яшь шагыйрьләр мәйданы булачак. Алар Тукайга багышланган шигырьләрен сөйләячәкләр.

"Аң" журналы

"Аң" журналы

Казан бүлеге активистлары ул чорда Тукай үлеменә багышлап язылган мәкаләләр басылган журнал һәм газетларны тапты. Ул вакытта чыккан "Аң" журналын, ул гарәпчә басылган булган, кирилга күчереп яңадан бастык. ["Аң" журналы. 1913 ел. PDF форматында] Монда "Печән базары" турында кызыклы мәгълүмат та бар. Рус телле казаннар өчен Тукай турында белешмә дә эшләдек. Аның тиражы өч меңгә якын булачак. Без аны урамнан узып баручыларга да, чарада катнашучыларга да таратачакбыз. Һәм билгеле бер вакытта шул газетларны укып катып калачакбыз. Ә бу чараны "Туган тел"не җырлап тәмамларбыз дип ниятлибез", диде Әхмәтҗанова.

Яшьләрнең бу инициативасын Камал театры күтәреп алган, Казан җитәкчелеге дә хуплаган. Социаль челтәрләрдә чара турында хәбәрләр зур кызыксыну тудырган. "Әйбәт барып чыкса, алга таба хәйрия максатларында ярминкәләрне даими оештырып торачакбыз", ди алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG