Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада ярышлары үтәчәк Урта Кабанга пычрак сыеклык агызганнар


Урта Кабан күле. Экология минстрлыгы фотосы
Урта Кабан күле. Экология минстрлыгы фотосы
Универсиада вакытында ачык суда йөзү, академик ишү һәм байдарка, каноэда ишү ярышлары узачак Урта Кабан күленә составы әлегә ачыкланмаган пычрак су агызганнар.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белдерүенчә, хәзер тикшерү эшләре бара. Министрлык хәлне Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына шикаять иткән.

"Техническая урамында Казан синтетик каучук заводының циркуляция каналы бар, шуннан әлегә нинди икәнлеге билгеле булмаган ак-яшел төстәге куе сыеклык аккан", дип белдерә министрлык.

Пычрак су акканлыгын балыкларның үлүе дә дәлилли диелә.
XS
SM
MD
LG