Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39
Мин бүген "Звезда Поволжья" басмасындагы "Россия глазами татарина" дигән язманы тагын бер мәртәбә карап чыктым. Минем аңлавымча, Зәки Зәйнуллин әфәндене урыс хатын-кызларын кимсеткән өчен "чәйнәмиләр", чөнки бу ваграк мәсәлә. Эш шунда ки, автор татарлар арасындагы дөресен сөйләргә курыкмаган ике-өч милләттәшебезнең берсе. Ә күп кенә татарлар, чыннан да, йә куркаклар, йә милли җанлы түгелләр.

Шуны әйтеп китәсем килә: мин дә инде яшь кеше түгел һәм шундый фикергә килдем: татарның күпчелегендә татарлык бетмәгән һәм ул тирәндә дә яшерелмәгән. Ул, челләдән соң яуган беренче яңгырдан соң шундук үсеп чыккан үлән кебек, кузгалырга гына тора. Миңа калса, Зәки Зәйнуллин әфәндебезнең әлеге язмасы нәкъ шул яңгырларның берсе.

Күренә ки, бу милләттәшебез курку аша атлап чыккан һәм ул милләт язмышын үзенекеннән өстен куя. Чөнки аңардан азрак гаепләре (олы абзый күзлегеннән чыгып әйткәндә) булган кешеләр дә хакимият тарафыннан төрле газапларга дучар ителә. Кайсыбер кешеләр язалар, имеш, Зәки Зәйнуллинга ниндидер хакимият, хөрмәт, байлык эләкмәгән, һәм ул шуңа күрә өстәгеләргә яла яга. Бу зур хата. Үзенең карьерасы өчен көрәшеп йөргән кеше алай үз тормышын кыенлыкларга дучар итми. Ул үзенә кирәкне башкаларның башына басып йөреп таба, андыйларга милләт кирәкми.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG