Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Татарстанда очрашуларын башлады


Нилс Муйжниекс Татарстан хөкүмәте бинасында
Нилс Муйжниекс Татарстан хөкүмәте бинасында
Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Нилс Муйжниекс пәнҗешәмбе Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белән очрашты. Бу очрашуда Татарстан кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм эчке эшләр идарәсе вәкилләре дә катнашты.

Муйжниекс үз чыгышы вакытында Русиядә кеше хокукларының тәэмин ителүен аңлау мөһим икәнлеген белдерде. Бу сәфәре вакытында гадел хөкем системасын үзгәртеп кору мәсьәләләренә игътибар итәчәген дә әйтте.

Муйжниекс һәм Халиков төрмәләрнең һәм тикшерү барганда ябылу урыннарының бүгенге хәле турында фикер алышты. Халиков утырып чыкканнарны эш белән тәэмин итү өчен эшләр барганлыгын белдерде. Хезмәт базарында кирәк белгечлеккә ябылу урыннарында ук укыту мәсьәләсен чишәргә җыенуларын да әйтте.

Премьер-министр сүзләренчә, Татарстан бер җинаять кылганнарның тагын җинаять кылуын киметү, җинаять җәзасы үтәүчеләрнең гаиләләрен саклау өчен Европа тәҗрибәсен өйрәнергә әзер.

Муйжниекс җомга Казан вакыты белән 17 сәгатьтә Татарстан хокук яклаучылары белән очрашырга тиеш. Бу хакта Азатлыкка Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов белдерде.
XS
SM
MD
LG