Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тина Канделаки: "Бердәм Русия" өчен бүтән тавыш бирмәячәкмен


Тина Канделаки
Тина Канделаки
Билгеле телевидение алып баручысы Тина Канделаки "Бердәм Русия" өчен бүтән тавыш бирмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, әгәр бу фирка сайлау алды вәгъдәләрен үти башламаса, аны алга таба беркем дә сайламаячак.

"Сколковода ниләр булып ята? Без бернәрсә дә белмибез. Модернизация турында шулкадәр күп сөйләнде, әмма хәзер тукталды. Икътисадны модернизацияләүдә ниләр бар? Мәгариф системасы ничек? Сәнәгатьне техник яңарту белән ниләр булып ята?... Мин ахыры бетмәслек итеп санап китә алам. "Бердәм Русия" кискен рәвештә йогынтысын югалта, хакимият фиркасе булудан туктый. "Бердәм Русия"дән бик җитди кешеләр чыкты, алар өлешчә бу фиркане булдырган иде", диде Канделаки.

Аның сүзләренчә, "Бердәм Русия"ләр сайлаучылар алдында эшләгән эшләре турында хисап тотарга тиеш. "Без нәрсә, көтү мәллә? Без үзгәрешләр теләгәнгә аларны сайладык, әмма үзгәрешләр юк!" ди Канделаки.

"Русская служба новостей"га әңгәмәгә кадәр Канделаки үзенең блогында бу фиркане сайлап алданган икәнлеген белдергән иде инде.
XS
SM
MD
LG