Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Оренбур өлкәсенең Беляевка районы “Донское” хуҗалыгында дебет (мамык) кәҗәләрен тарауның язгы эшләре тәмамланды. Кәҗәләрдән алынган дебетнең күләме узган елдан бер дә ким түгел. Димәк, Оренбурның шәл бәйләүчеләре эшсез калмаячак.

Дебет тарауның үз ысуллары бар: кайбер кәҗәдән дебетне тиз тарап алалар, икенчеләреннән йомшак мамык бөтенләй алынмый. Менә шул вакытта кәҗә кычкыра башлый һәм аны икенче тарауга кадәр җибәрәләр. Кәҗәләрне беренчегә тарау февраль аенда каралса, икенчесе мартка кала.Тәҗрибәле тараучылар арасында бердәнбер хатын-кыз бар – ул Надежда Окулич. Хәтта ирләр өчен дә 60 кг авырлыктагы кәҗәне тотып, аның зур мөгезләре тараучының күзенә ялгыш төртелмәсен өчен станокка дөрес бәйләп кую җиңел эш түгел.

Надежда Окулич

Надежда Окулич

Һәр кешенең үз эш коралы бар – махсус тарак, тигәнәкләрне кисү өчен кайчы һәм дебетне салу өчен тартма. Эшчеләр кәҗәне тарап беткәч тә, үз тартмасы белән сортлаучыга килә һәм ул үз чиратында дебетнең күләмен дә, сортында билгели.

“Менә бу дебет беренче сорт, кыллысын икенче сортка куябыз. Беренче тараганнар беренче сорт кына була, соңрак тараганнары икенче сортка керә.Тәүге тарау февральдә, икенчесе мартта башлана. Кулга тотуга ук дебетне аерып була: беренче сорты йомшак, икенчесе катырак.

Сарыкташның шәл базарында

Сарыкташның шәл базарында

Без үзебез әле шәлләр дә бәйлибез - калыннарны да, палантин-паутинкаларны да. Мәсәлән, мин инде шәлләрне 40 елдан артык бәйлим. Базарларга йөрмибез, өйдән сатып алып китәләр. Бәйләү эшләрен үзебез белән йөртәбез, көндезге ашка кайтмыйбыз, шул вакытта бәйләп утырабыз”, дип сөйләде 20 елдан артык әлеге эш белән шөгыльләнгән Рәмилә Галимуллина.

Дебетләрне сортларга төс буенча да аералар. Ак төстәгесе сорысыннан сыйфаты белән аерылмаса да, аны күбрәк алалар, чөнки акны төрле төсләргә буяп була.

Әлегә бу хуҗалыкта ак кәҗәләр 75%, киләсе елда аларны 100% итмәкчеләр. Соры кәҗәләрне хуҗалыкның күрше авылда урнашкан ике көтүенә кушмакчылар.

"Донское" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Мәхмүтов

"Донское" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Мәхмүтов

“1976 елда безнең хуҗалыктан кәҗә совхозы оештырырга карар кабул ителде. Күрше “Губерли” совхозыннан өч мең кәҗә алып кайттык. Менә шулардан үрчеп китте инде безнең кәҗәләр. Хәзер аларның саны 8 меңнән артык, шул санда туктадык. Кышкы вакытта бу эштә барлыгы 20 артык кеше эшли. Алар арасында механизаторлар, көтүчеләр, пешекчеләр.

Дебет тараучының эше авыр, кыен, аны белергә кирәк. Зур кәҗәдән 300-400 грамм дебет алына, кечкенәләреннән 200 грамм тирәсе. Элек дебетләрне Кытайга да саткан идек, Мәскәүдән дә килеп алдылар. Әлеге елны дебетләрне үзебезнең өлкәдә оешкан шәл бәйләүче оешмалар алмакчы.

Хуҗалык кәҗәләре

Хуҗалык кәҗәләре

Кәҗәләрне тере килеш тә сатабыз. Килешү буенча безнең кәҗәләрне Үзбәкстаннан килеп алмакчылар. Алар үзләрендә келәм фабрикасы төзегәннәр, шуның өчен кәҗә мамыгы кирәк икән. Менә инде хәзер безнең кәҗәләрне үзләрендә үрчетеп карамакчылар. Алар инде кәҗә мамыгы эзләп Алтайга да, Волгоградка да барып караганнар, сыйфаты ошамаган. Менә безнең кәҗәләрдә туктаганнар, чөнки Оренбур дебете кыска да, өзелми дә, йомшак та һәм кәҗәләр өчен яшәү шартлары да безнекенә якын.

Кәҗә - ул талымлы хайван, теләсә нинди үләнне түгел, ә тауларда үскәннәрне генә сайлап ашый. Кәҗә ите - ул диетик ит санала, анда холеристин да аз. Май аеннан августка кадәр кәҗәләрне бәрәчләре белән бергә далада көтәләр. Узган ел безнең өчен уңышлы булды -100 ана кәҗәдән 150 бәрәч алдык, әлеге ел да шулай булырга охшый”, дип сүзен тәмамлады “Донское” хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Мәхмүтов.

“Йомшак алтын” табуга барлык көч-сәләтен җиңүче Рәшит Мәхмүтов тумышы белән Алабайтал авылыннан, ул Донское авылыннан 30 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Мәктәптән соң ул Оренбур авыл хуҗалыгы институтының инженер факультетын тәмамлый, Төмәндә дә эшләп ала. Хәзер инде улы Ренат та әтисенең эзеннән атлый, бүгенге көндә ул әтисенең төп ярдәмчесе. Донское авылында 500 тирәсе төрле милләт халкы яши, шулай да монда гомер итүчеләрнең яртысы диярлек татарлар.

“Эштә ике әйбер уңыш китерә: тәртип һәм технология”, дип саный Рәшит Мәхмүтов. Моны хуҗалыкның уңышлары раслый.

XS
SM
MD
LG