Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак Барс" Гагарин кубогы көрәшеннән төшеп калды


"Трактор" уенчысы Андрей Костицын җиңү алкасын кертә
"Трактор" уенчысы Андрей Костицын җиңү алкасын кертә

4 апрель көнне Чиләбенең “Трактор” такымы белән җиденче хәлиткеч уенында “Ак Барс” 1:2 исәбе белән оттырды. Моңа кадәр серияне 3:1 исәбе белән җиңеп барган казаннар быел хоккей белән хушлашырга мәҗбүр.

Уен башланыр алдыннан ук барлык белгечләр һәм җанатарлар көчләрне тигез икәнен билгеләп үтә иде. “Трактор” һәм “Ак Барс” – икесе дә тигез такымнар. Сериягә кадәр кемнең җиңеп чыгасың беркем дә әйтергә ашыкмады.

“Трактор” – Чиләбенең горурлыгы һәм бердәнбер диярлек көчле спорт такымы. Казаннан аермалы буларак, Чиләбедә спортка артык зур игътибар бирелми. Әгәр акча бүленсә дә, күп өлеше иганәчеләр кесәсеннән килә. Шуңа күрә “Трактор” Чиләбе халкы өчен бигрәк тә кадерле. Бөтен шәһәр хоккей белән йокларга ята, хоккей белән уяна.

Әгәр “Ак Барс” Казанда уйнаганда “Татнефть-Арена”да буш урындыклар күрү гадәти тоелса да, Чиләбедә матчлар гаять популяр. Уенга билет алу өчен иртәдән үк чиратка басарга кирәк. Ә инде уенга эләгә алмаганнар телевизор аша булса да “Трактор” өчен җан ата.

Шәһәрдәге хоккейның популярлыгы такымның составыннан да гыйбарәт. “Трактор” читтән уенчыларны бик чакырырга ашыкмый. Чакырса да иң сыйфатлыларын гына. Капкачы Майк Гарнетт, һөҗүмчеләр Петри Контиола, Ян Булис һәм сакчы Дерек Куинт шундыйлардан. “Ак Барс” белән уйнаганда нәкъ менә аларның актив эшчәнлеге җиңүгә китерде.

Такымның матди хәле мактанырлык булмагач, “Трактор” җирле яшьләрне җәлеп итәргә мәҗбүр. 20 яшьләре дә тулып җитмәгән Нестеров һәм Ничушкин кат-кат казаннар өчен проблемнар тудырып тордылар. 21 яшендә генә булса да бөтен дөнья гаҗәпләнеп күзәткән Евгений Кузнецов такымның лидеры һәм символы. Кузнецов җәй көне үк Америкага китәргә тиеш булса да, туган җирендә калуны кулай күрде.

“Ак Барс” кесәләре калын булу аркасында уенчылар белән бернинди дә кайгы күрмичә уйнады, ә “Трактор” бу өлкәдә күп проблемнарга юлыкты. Берничә мөһим уенчы җәрәхәт алып матчларда катнашмады.

Хоккей популяр булганлыктан Чиләбедә 20 мең кеше сыйдырышлы яңа Боз сарае төзү турында хыялланалар. Бу фикерне өлкәнең өченче губернаторы, хоккей җанатары Михаил Юревич алга сөрә. Нәкъ аның ярдәме белән калада хоккей такымы торгызылды, спорт мәктәбендәге уенчылар Чиләбедә “ачыла” башладылар.

Такымның иганәчеләре күп. Иң билгелесе – “Макфа”. “Ак Барс” артында “Татнефть”, СКА артында “Газпром” торса, “Трактор” андый зур иганәчеләр белән мактана алмый. Ләкин хоккейда акча да, зур исемнәр дә хәл итми. “Трактор” моны тагын бер кат исбатлады.

Финалда “Трактор” Мәскәүнең “Динамо” такымы белән очрашачак.

“Ак Барс”ның баш тренеры Валерий Белов бу җиңелүне “Салават Юлаев” белән уйганнан соң арыганлыкка сылтады.

“Гомумән, серияне алганда, безгә кайбер моментларда хислелек җитмәде. Ә бүген хис бихисап иде. Уеннардан күренгәнчә, безнең Уфадан соң бераз арыганлык аңлашыла. Ләкин бүген ныклап әзерләнеп чыктык”, диде Белов уеннан соң.

Быелгы сезонда такымның лидерлары Алексей Морозов һәм Данис Зариповның килешүләре ахырга якынлаша. Белов бу хакта сөйләргә каршы килде. Уенчыларның киләчәге әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG