Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:04

Мириханов: Дәреслекләрдә "татарское иго", "поганый татарин" булмаска тиеш


Назиф Мириханов

Назиф Мириханов

Татарстан хөкүмәте башлыгы киңәшчесе, элек Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле булып эшләгән Назиф Мириханов, тарих дәреслекләрендә татарны мыскыллау булмаска тиеш, дип белдерә. Аның фикеренчә, БДИны республикаларның дәүләт телләрендә дә бирү мәсьәләсен яңадан күтәрү кирәк.

"Поганые тверяне" дип бер дә язмыйлар бит. Рязань кнәзләре Куликово сугышында татарлар ягында булган. Аларны да мыскылламыйлар. Берсе дә берсен-берсе чукымый. Барсы да Русия ватандашлары, шул исәптән без дә. Ә нигә элеккене искә алып безне чукырга? Нигә балаларның башларын бутап утырырга? Фәндә булырга мөмкин әле ул. Галимнәр төрле лабораторияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә күпме кирәк шуның кадәр бәхәсләшсеннәр. Баланың баш миен чүп белән тутырыга ярамый", ди Мириханов.

Аның сүзләренчә, тарихка яңача караш булырга һәм, гомумән, дәреслекләрдән "иго" дигән сүз дә төшеп клырга тиеш.

"Ул заманнарда империя төзүләр булган. Бу хәл хәзер дә бар инде. Империяләр берсен-берсе алыштырып торган. Мисал өчен, Русия җирләрендә соңгы ике меңъеллыкта гына да дүрт империя булган. Һун, төрки каганат, татар һәм менә хәзер рус империясендә яшибез. Җирләр шул ук, ә доминант буларак милләт һәм башкала гына алышынган. Хәзер мин бу җирләрнең доминанты булдым да моңа кадәр империя тотканнар хайван дип әйтеп булмый бит инде", ди Мириханов.

Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов элегрәк, 2014 елдан Русия мәктәпләрендә яңадан язылган тарих дәреслекләреннән укый башлаячаклар, дип белдергән иде. Министр сүзләренчә, дәреслекләр укучыларга бер генә фикерне такмаска, ә уйларга этәрергә тиеш.

Яңа дәреслекләрнең нинди күзлектән чыгып языласы, ягъни концепциясе нинди буласын билгеләү өчен махсус эшче төркем булдырылачак. Бу төркемне Русия мәгариф министрлыгы һәм Русия фәннәр академиясе әзерли. Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ирек Гыйлметдинов татарлар ягыннан бу төркемгә ике кешене -- Мирихановны һәм Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовны тәкъдим иткән. Аларны кертү-кертмәүләре турында әлегә җавап булмаган.

"Бу концепция эшләү мәсьәләсе турында галимнәр сөйләшә башлады инде. Төрле фикерләр бар. Бер төркем бу концепцияне ясарга була дип әйтә, икенче бер төркем исә ясап булмый, әле җәмәгатьчелек өлгереп җитмәде, дип белдерә. Бу концепцияне эшләгәндә Русия тарихының бөтен этаплары да күздә тотылачак. Ельцин, Сталин, Совет заманнары, Урта гасырларга таба төшсәк, урыс-татар мөнәсәбәтләре дә.

Галимнәр бу концепцияне эшләгәндә уртак фикергә килә алмаячакбыз, дип белдерә. Кайберәүләр, концепция булырга тиеш, әмма булган вакыйгага карата ике-өч фикер дә күрсәтелергә тиеш, ди. Мисал өчен, татар-рус мөнәсәбәтләрен җиткерәбез икән, бу мәсьәләгә евразиячеләр шулай карый, евроцентрист галимнәр шулай карый, дип. Мин үзем дә кайбер әйберләр ике төрле трактовкада, шуларның фикере һәм менә боларның фикере дип, язу ягында. Мисал өчен, Сталинны алганда да бер яктан ул җиңүне тәэмин иткән генералиссимус, ә икенче яктан, лагерьлар, ГУЛАГлар булдырган кеше. Шуңа күрә Русия тарихы бик каршылыклы", ди Мириханов.

БДИны республикаларының дәүләт телләрендә дә бирү хокукын булдыру кирәк
Татар җәмәгатьчелеге Русиянең бу яңа тарих дәреслекләре бары тик рус халкын гына өстен итеп, аны ак итеп, дәүләт нигезен тәшкил итүче итеп күрсәтер дип шикләнә. Соңгы вакытта кабул ителгән мәгариф кануны да, Русиянең милли үсеш стратегиясе дә милләтләрнең үсешенә юл ачмый, ә киресенчә аларның нигезенә милләтләрнең моңа кадәр булган милли үзенчәлекләрен дә юк итү сәясәте салынган.

"Әлбәттә бу стратегиянең асылы белән татар җәмәгатьчелеге риза түгел. Стратегиядә Русия милли сәясәтенең беренче маддәсендә үк күптеллелек турында язылырга тиеш иде. Дөнья әнә шул юнәлештә бар, әмма бу әйбер биредә исәпкә алынмады. Рус теле нигезендә халык, мәдәният формалаша дигән әйбер ул -- руслаштыру сәясәте. Моның белән риза булып булмый.

Хәзер менә мәгариф өлкәсендә барган реформа нәтиҗәсендә Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирүне тыю да бик нык зыян китерә. Милли мәктәпләр бар, әмма имтиханны русча бирергә тиешбез. Бу бала укый-укый да аннан ул мәктәпне бетерә алмаячак дигән сүз бит. Шундый шартлар китереп куялар -- ата-аналар татар мәктәпләреннән балаларын алып урыс мәктәпләренә бирә башлый. Бердәм дәүләт имтиханын Русия республикаларының дәүләт телләрендә дә бирү хокукын булдыру кирәк.

Рус халкы мин татарны саклап калыйм әле дип иртәдән кичкә кадәр уйламый. Татар үзе уйлап, бу хакта проблемны күтәреп, бу үзгәрешне дәүләт думасына кертергә тиеш, әнә анда бер төркем депутатларыбыз да бар", ди Мириханов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG