Accessibility links

Кайнар хәбәр

FISU башлыгы: Казан Универсиадасы тарихта иң яхшысы булачак


Клод-Луи Гальен (c), Илсур Метшин һәм Рөстәм Миңнеханов
Клод-Луи Гальен (c), Илсур Метшин һәм Рөстәм Миңнеханов
FISU - Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен Казанга сәфәрендә: "Хәзер барсы да эшләнеп беткән диярлек, кайбер аерым сорауларны тикшерергә була, әмма без беләбез, бу Универсиада тарихта иң яхшысы булачак", дип белдерде.

Клод-Луи Гальен сүзләренчә, Татарстан һәм Русия студентлар спорты тарихына кереп калачак. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга Клод-Луи Гальен президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу көннәрдә Универсиадага дөнья илләреннән киләчәк спортчыларның делегация башлыклары да Казанда.
XS
SM
MD
LG