Accessibility links

Нефтекамада "Дуслык моңы" җыр бәйгесе башланды


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Башкортстанның Нефтекама шәһәренә зур сәнгать бәйрәме килде. Биредә 4 апрель кичендә татар һәм башкорт яшь башкаручыларының “Дуслык моңы” халыкара бәйгесе башланды. Анда төрле илләрдән 90нан артык җырчы катнаша.

Быел бу бәйгенең төп яңалыгы – аңа мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның исеме бирелүе. “Дуслык моңы” быел унбишенче тапкыр оештырыла инде. Атнакич көнне аның ачылуы тантаналы шартларда үтте. Кунакларны һәм бәйгедә катнашучыларны Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Илүс Гарифуллин һәм Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев тәбрикли.

Аннан соң фестивальнең беренче көнендә узган еллардагы сәнгать ярышмаларында җиңгән җырчылар, шулай ук татар һәм башкорт сәхнә йолдызлары үзләренең иң матур җырларын башкарды. Зөһрә Сәхәбиева. Рөстәм Маликов кебек талант ияләре чыгышлары озак алкышларга лаек була.

Быелгы бәйгедә 90нан артык җырчы көч сынаша. Алар арасында Башкортстанның күп районнары һәм шәһәрләреннән килгәннәре иң күпчелеге. Шулай ук Татарстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән җыр-моң ияләре бар. Чит илләрдән кемнәр бар дигәндә Кыргызстан, Казакъстан, Төркияне әйтергә мөмкин.

“Дуслык моңы” бәйгесендә катнашучылар татар һәм башкорт халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә башкара. Әлбәтә инде, зур осталык сорый торган халык җырларын бик матур башкаручыларга аерым өстенлек бирелә. Җиңүчеләр җыр бәйрәменең соңгы көнендә - 6 апрельдә бәян ителә. Алар 1-2-3 урыннарда билгеләнә. Бер урынга ике-өч кеше дә җиңүче була ала. Узган елларда шундый тәртип тә бар иде. Быел да шул шартлар кулланыла.

Җырчыларның чыгышларына күренекле җыр мөгаллимәсе, Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Миләүшә Мортазина җитәкчелегендәге жюри бәя бирә. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата дәртләндерүләр каралган. Ә инде гран-при иясен җиңел машина көтә.

XS
SM
MD
LG