Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Омскида милли мәдәнияткә багышланган сөйләшү үтте


Омскиның милли оешмалар җитәкчеләре утырышы

Омскиның милли оешмалар җитәкчеләре утырышы

Узган атна ахырында Омски шәһәр хакимияте каршында эшләүче Координация шурасының мәдәният бүлеге утырышы булды.

Омскида иҗтимагый оешмаларның Координация шурасы 2005 елда барлыкка килгән иде. Шура нигезендә тирә-як мохитне саклаудан башлап, мәгариф, мәдәният, куркынычсызлык сорауларына кадәр, җәмгысе 9 бүлекчә эшләп килә. Координация шурасы составында 124 иҗтимагый оешма вәкиле санала, аларның 22се милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре.

Координация шурасының мәдәният бүлекчәсе планы буенча милли оешмалар җитәкчеләре ел әйләнәсендә дүрт мәртәбә, ягъни һәр квартал саен очрашалар. Әлеге утырыш 2013 елда беренче очрашу булды.

Координация шурасы планы буенча агымдагы елда дүртенче очрашу ноябрь аенда булачак. Анда Омски шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияты һәм «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Әлеге очрашуга килгәндә, беренче чиратта, бүлекнең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Омскиның мәдәният департаменты мөдире урынбасары Лариса Некурящих, үткәрелгән мәдәни чараларны, оештырылган бәйрәмнәрне санап үтте, асылда бар эшләргә уңай бәя бирде.

Кайбер оешмалар җитәкчеләре, бергә башкарылган гамәлләр аз, милли оешмаларга берләшү, уртак эшләр башкару зарур, дигән фикерләр белдерде. Моңа каршы Омскиның казакъ милли-мәдәни мохтарияты рәисе Анарбек Җунысов, нәрсә өчен төзедек үзебезнең оешмаларны, безнең максат - зур шәһәрдә аз санлы халыкларга үзләренең ата-бабаларының гореф-гадәтләрен оныттырмау, диде.

Милли-мәдәни оешма җитәкчесе булып карамаган кешегә, аларны аңлау бик кыендыр, дип дәвам итте сүзен Анарбек Җунысов: «Беренчедән, оешмалар җитәкчеләре үзенең халкының мәдәниятен, телен, йолаларын саклау, үстерү белән шөгыльләнә, халкы таралып яшәгән зур шәһәрдә аларны җыеп алу да бик катлаулы, кемнең акчасы җитешми, кемнең вакыты юк, кешеләрне җәлеп итә белергә дә кирәк.

Төрле милләтләр вәкилләре белән без бәйрәмнәрдә, милләтара чараларда очрашабыз. Ә үз оешмаларыбыз халкыбыз өчен эшли. Без өлкәннәребезнең өйләренә йөреп юбилейлар белән тәбрикләү, өлкәдәге казакъ авылларына бару, анда чаралар оештыру, тәрбия эшләре алып бару кебек эшләр белән шөгыльләнәбез», дип, кайбер эшләрен санап чыкты.

Уртак чараларга килгәндә, Мәдәният департаментының милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлеге мөдире Марина Штергер хакимият тарафыннан оештырыла торган чараларны искә төшерде – һәр елны май аенда «Дуслык аллея»сында агач утырту, Шәһәр көнендә милли мәдәниятләр фестивале үткәрү.

Әгәр дә сезнең ниндидер күләмле чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәрегез булса – безгә юллагыз, диде Марина Штергер. Сүзен йомгаклап ул, иҗтимагый оешмалар өчен грантлар бәйгесе игълан ителә, проектларны апрель азагына кадәр әзерләп тапшырырга кирәк, дигән игълан ясады.

Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияты һәрдаим диярлек грантлар бәйгеләрендә катнашып килә. Бәйгеләрдә отып «Умырзая» ансамбленә костюмнар тегүдә, аппаратура булдыруда, төрле фестиваль-конкурсларда катнашуда мөмкинлекләр тудырып тора.

Тәкъдимнәр дигәннән, Омскиның «Үзбәкстанлылар берләшмәсе» оешмасы ягыннан бюджет исәбенә оештырыла торган бәйрәмнәр шәһәрдә дә булсын иде, дигән фикер белдерелде дә.

«Өч елга бер Нәүрүз, Сабантуй, Масленица кебек өлкә бюджетыннан финанслана торган милли бәйрәмнәрне «Дуслык йорты» үткәрә. Әмма бу бәйрәмнәр өлкә күләмендә оештырыла һәм авыл-районнарда үтә. Шәһәр хакимияте тарафыннан Омскиның үзендә бәйрәмнәр оештырылмый, бары тик татар оешмалары тырышлыгы белән сабан туе үткәрелә. Шәһәрдә дә хакимият ярдәмендә милли бәйрәмнәр үткәрелсен иде», дигән теләкне оешманың җитәкчесе Бахромбек Юсыпов ишеттерде.

Омски дәүләт университетының сәнгать һәм мәдәният факультеты деканы Нина Генова бу утырышта милли белгечләр әзерләү буенча борчылуын белдерде:

«90 еллардан бирле милли оешмалар үсешен күзәтеп барабыз, милли оешмаларга иҗат катламы әзерләү проблемы мине борчый. Икенче ел рәттән милли оешмалар җитәкчеләре әзерләү буенча бюджет урыннарына студентлар кабул итәбез, әмма укырга килергә ашкынып торучылар күп түгел.

Әгәр дә хәзер укырга килүчеләр булмаса, берничә елдан милли белгәчләр калмаячак, өлкәннәр китә, яшьләр килергә ашыкмый. Югары уку йорты чикләрендә нәселдән килгән гореф-гадәтләрне ана сөте белән сеңдергән кеше белем алса, күпкә нәтиҗәле булачак», ди Нина Генова.

Нина Генова, милли оешмалар җитәкчеләренә, дүрт елдан соң кем белән эшләргә телисез, шуны уйлагыз, дип, яшьләрне милли белгечләр әзерләүче сәнгать һәм мәдәният факультетына укырга юллауны зарур икәнен аңлатты.

Очрашу ахырында, алда торган эшләрне май аенда «Дуслык аллея»сында агач утырту, августта, Шәһәр көнендә, милли мәдәниятләр фестиваленә әзерләнү хакында тагы бер мәртәбә искә төшерделәр.

XS
SM
MD
LG