Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада кеше хокуклары вәкиле Татарстан хокук яклаучылары белән очрашты


Нилс Муйжниекс
Нилс Муйжниекс

Җомга көнне Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Нилс Муйжниекс Казан хокук яклау үзәгенә килде.

Нилс Муйжниекс белән очрашуда Казан хокук яклау үзәге, "Агора" ассоциациясе, ябылу урыннарында кеше хокуклары саклануны күзәтү оешмасы вәкилләре, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклаучы Герман Алеткин, Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев катнашты.

"Муйжниекс Татарстанга килгәндә, иң беренче чиратта, мәхкәмә системасындагы хәлләр һәм соңгы вакытта хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүләр кызыксындырганын әйтте. Без үз чиратыбызда Татарстанда кеше хокукларының торышы турында сөйләдек.

Аны барлык темалар да нык кызыксындырды. Полициядә көч куллану, җәзалаулар, тикшерү барганда ябылу урыннарындагыларның хокуклары бозылу очраклары һәм башка проблемнар турында да фикер алыштык.

Төрмәләрдә һәм ябылу урыннарында хокук яклаучылар белән соңгы вакытта булган хәлләр, аларга басым, кертмәскә тырышу очракларына да тукталдык. Бу хакта Владимир Рубашный һәм Герман Алеткин сүз тотты.

Полициядә көч куллану беркая да китмәде
Без, үз чиратыбызда, "Дальний" вакыйгасына кадәр һәм аннан соң полициядә көч куллану турында сөйләдек. "Дальний"дан соң полициядә көч кулланучыларга җинаять эшләре артса да, чынлыкта җәзалаулар беркая да китмәде. Аның рәвеше генә үзгәрде. Полиция хезмәткәрләренең аңнары да шул килеш калды. Полициядәге реформа вакытында хезмәткәрләрне аттестацияләү формаль рәвештә генә үтте. Намуссызларның барсы да китте дип әйтеп булмый.

Муйжниекс соңгы араларда хөкүмәттән тыш оешмаларны прокуратураларның тикшерүенә тирән борчылу белдерде. Безне ничек тикшерүләре белән дә кызыксынды", дип сөйләде Азатлыкка Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов.

Аның сүзләренчә, комиссар Татарстанда кеше хокукларының торышы да 2013 елгы хисапта яктыртылачагын әйткән.

Муйжниекс кеше хокуклары вәкиле буларак Русиягә беренче сәфәрен Казаннан башлады. Хокук яклаучылар белән очрашу башында "Казан Мәскәүгә якын бит, шуңа сезгә башта килдем", дип шаяртып әйтеп алган ул. "Минемчә, Татарстандагы соңгы хәлләр, шул ук "Дальний"дагы вакыйга үз ролен уйнаган булырга тиеш", ди Мөхәммәтҗанов.

Муйжниекс пәнҗешәмбе Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, Татарстан кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм эчке эшләр идарәсе вәкилләре белән очрашкан иде.

Муйжниекс хөкүмәттә үткән сөйләшүдә гадел хөкем системасын үзгәртеп кору мәсьәләләренә дә игътибар итәчәген әйтте.

Муйжниекс һәм Халиков төрмәләрнең һәм тикшерү барганда ябылу урыннарының бүгенге хәле турында фикер алышты. Халиков утырып чыкканнарны эшле итү өчен эш башланганлыгын, ябылу урыннарында ук хезмәт базарында кирәк булган белгечлеккә укытырга җыенуларын әйтте.

Халиков сүзләренчә, Татарстан бер җинаять кылганнарның тагын җинаять кылуын киметү, җинаять җәзасы үтәүчеләрнең гаиләләрен саклау өчен Европа тәҗрибәсен өйрәнергә әзер.

Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиллеге -- берлекнең 47 әгъза дәүләтендә кеше хокуклары торышын күзәтүче бәйсез оешма.
XS
SM
MD
LG