Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Казанда аз катлы йортларны яклап митинг узды


6 апрельдә Казан үзәгендә аз катлы йортларда яшәүчеләр үз фатирларын яклап митингка чыктылар. Урам җыенында иллегә якын кеше катнашты. Чарага килүчеләрнең төп таләбе: Казан мэриясе бу фатирларны тынычлыкта калдырсын.

2011 ел ахырында Казан мэриясе шәхси кишәрлекләрдә аз катлы йортлар (таунхауслар) барлыкка килүне канун бозу дип кабул итеп, төзелгән йортларны сүтүне таләп итте. Урамда калу куркынычы янаган фатир хуҗалары кат-кат пикетлар уздырды. Ләкин урам җыеннарына чыгуга карамастан, берничә йорт сүтелүгә дучар булды.

Чарага килгән Шамил Әминов шундый йортта фатир алучыларның берсе. Аның әйтүенчә, бу таунхаусларны сүтү эре төзелеш ширкәтләре өчен кирәк. Шушы ук йортлар янында бу оешмалар 14-15 катлы йортлар салып, фатир хакларын ике мәртәбә арттырып саталар, ди ул.

“Бернинди кагыйдәләр бозылмаган. Моны раслаган махсус экспертиза документлары да бар, ләкин бу кемгәдер ошамый. Кемгә ошамый? Шул төзелеш гигантлары канәгать түгел. Шул ук биләмәдә алар йорт төзиләр, әмма аларның һичнинди проблемнары юк. Ә кечерәк ширкәтләр шунда йорт төзеп, фатирларны 4 млн. сум урынына 2 млн. сумга гына саталар. Ләкин кемгәдер акча түләмәгән өчен гаепле калдылар”, ди Әминов.

Мәкхәмә приставлары бу йортларны сүтү таләбе белән кәгазьләрне аз катлы йорт хуҗаларына тапшырган. Әгәр төзүчеләр үзләре таунхаусны сүтмәсә, приставлар мәсьәләне техника ярдәмендә хәл итү белән яный.

Митингка килүчеләр фикеренчә, хөкүмәт халыкка каршы эшли. Шул уңайдан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыктылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG