Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:46

Зур тәрәккыят кичерүче 3D принтерлар дөнья икътисадына да зур тәэсир ясарга мөмкин. Җитештерү ысулын үзгәртүче бу җиһазлар дөнья сәүдә балансын да үзгәртә ала.

Нәрсә соң ул 3D принтер? 3D принтерлар компьютердан килгән дигитал файл нигезендә пластик, резин, керамик, металл яки башка материалны өсте-өстенә куша барып файлда күрсәтелгән әйберне җитештерә.

Хәзергәчә киң катламга мәгълүм принтерлар файлны бер ясылыкка гына (күпчелек очракта кәгазгә) бастырган булса, 3D принтерлар төрле материалдан кулга тотырлык өч үлчәмдәге әйберләрне бастыра. Бу ысул инде күптәннән кулланылып килә. 3D ысулы белән җитештерелгән кисәкләр очкычларда да, җирнең ясалма иярченнәрендә дә бар.

3D принтердан чыгарылган әйберләр медицинада да кулланыла. Шундый ысул белән кешеләргә титаннан яки керамиктан төрле протезлар ясыйлар.

3D принтерларны куллану киңрәк җәелә бара

Әмма компьютерлар сәнәгатендә булган тәрәккыятькә охшаш үзгәрешләр 3D принтерлар сәнәгатендә дә күзәтелә һәм 3D принтерлар бәяләре шактый зур тизлек белән төшә бара. Димәк, моңарчы кайбер акчалы ширкәтләр генә куллана алган 3D принтерлар акрынлап киң катламга да таралачак. Мәсәлән, кайбер 3D принтерларны инде хәзер үк бер мең долларга сатып алып була.

АКШтагы Велер берләшмәсе президенты, өч үлчәмле басма ысулы белән җитештерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Терри Велер Азатлык радиосына 3D принтерларның мөмкинлекләре чикләнмәгән диярлек дип белдерде.

Терри Веллерс

Терри Веллерс

“Бу яңа төр кәсепләргә, әле генә эш башлаучы ширкәтләргә, моңарчы бик кыйбатлы булган яки ясау мөмкин булмаган яңа төр әйберләр ясау өчен бик зур мөмкинлекләр ача. Бу технология арта баручы искиткеч мөмкинлекләр бирәчәк”, ди Велер.

Бу технология инде сәнәгатьнең кайбер тармакларына үтеп кереп катлаулы формадагы әйберләр, сыннар, телефон савытлары, букчалар, лампалар кебек әйберләр җитештерүдә кулланыла башлаган.

Түбәндәге видеода шундый әйберләр ясаучы 3D принтерның ничек эшләве күрсәтелә.



Мода дизайнерлары да нейлоннан бизәнү әйберләрен һәм киемнәрне 3D принтер аша гына җитештерә башлаган.

Архитекторлар исә биналарның кайбер өлешләрендә кулланылачак кисәкләрне бетоннан 3D принтерда җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнә. Инде дөньяада тулысынча 3D принтерда ясалган беренче йорт бәйгесе дә игълан ителгән.

Нью-Йорк штатындагы Корнелл университеты хезмәткәре Лэрри Бонассар 3D принтердан чыгарылган кеше колагын күрсәтә

Нью-Йорк штатындагы Корнелл университеты хезмәткәре Лэрри Бонассар 3D принтердан чыгарылган кеше колагын күрсәтә

Ул арада галимнәр кеше тәненең кимерчәк, сөяк, тире кебек аерым өлешләрен биологик материалдан 3D принтердан чыгару юлларын эзли.

Кушма штатлардагы күп кенә мәктәпләр инде 3D принтерлар белән тәэмин ителгән.

“Forbes” журналы язуынча, дөньяда 3D принтерда җитештерү сәнәгате күләме 2016 елда 3,1 миллион доллар булачак, 2020 елга 5,2 миллион долларга җитәчәк.

АКШның Колорадо штатындагы DaVinci институты мөдире Томас Фрей 3D принтерлар тормышның барлык диярлек өлешләренә үтеп керәчәк һәм җитештерүчеләргә үз таварларын аерым кулланучы теләгенә арзан бәягә генә һәм яхшы итеп яраклаштыру мөмкинлеге бирәчәк, ди.

Томас Фрей

Томас Фрей

“Күз алдына китерегез, тагын берничә елдан кием кибетенә килгәч техник җиһазлар башта сезнең тәнегезне үлчәячәк һәм ул мәгълуматны сез теләгән киемне җитештерә алучы машинага җибәрәчәк. Шулай итеп сез үзегез теләгән рәвештәге, үзегез теләгән төстәге киемне сайлый аласыз һәм алар аны шул кибеттә үк җитештереп бирәчәкләр. Өс киемнәрен генә түгел, аяк киемнәрен дә шулай ясап бирәчәкләр”, ди Фрей.

3D принтерлар тәрәккый илләрдә җитештерүгә яңа сулыш өрә

Бу яңа технология кешеләрне генә шаккатырып калмыйча, дөнья икътисадына да бик зур тәэсир ясый ала. Мәсәлән, 3D принтерлар тәррәккый иткән илләргә үсеп килүче илләрдән җитештерүне кире кайтару мөмкинлеге бирә.

Лондондагы икътисадчы Джордж Магнус фикеренчә, 3D принтерлар күп кенә әйберләрне җитештерүне кире Кушма Штатларга, Көнбатыш Европага һәм Япониягә кайтарырга мөмкин.

Джордж Магнус

Джордж Магнус

“Нигә Кытайда җитештерергә? Анда хезмәт көченең бәясе арта бару, җитәкчелек, интеллектуаль милек хокуклары бозылу проблемнары бар икән, чималны анда ташу, әзер әйберләрне кире ташу чыгымнары бар икән, нигә үз базарыңа һәм үз кулланучыларыңа якында гына һәм күпкә арзанракка җитештермәскә?” ди Магнус.

Шул ук вакытта аналитиклар 3D принтерларның да мөмкинлекләре чикләнгән, гадәти җитештерү ысулларына җеназа укырга ашыкмагыз, дип кисәтә. АКШның Нью-Йорк штатындагы Корнелл университеты хезмәткәре 3D принтерлар турында китап авторы Һод Липсон: “Бүген 3D принтерларда җитештерү гадәти җитештерүнең 0,1 процентыннан да азрак. Шуңа күрә алар әле тиз генә өстенлек ала алмаячак", ди.

3D принтерлар катлаулы дизайн белән әзерләнгән камил технология таләп итүче әйберләр җитештерү өчен генә яхшы. Стадион утыргычлары яки чүп савытлары кебек күпләп җитештерелүче гади әйберләрне 3D принтерларда ясау һич тә отышлы түгел.

3D принтерлар технологиясенең тәэсире тәрәккый Көнбатыш илләрендәге эш көчләренә дә тәэсир итәчәк. Гадәти җитештерүдән аермалы буларак, 3D технологияләре күпкә азрак физик эшчәнлек таләп итәчәк, шул ук вакытта камил технологияләр белән эш итә белүче хезмәткәрләргә ихтыяҗны нык арттырачак.

"Программистлар, дизайнерлар, IT хезмәткәрләре, 3D принтерларны караштырып торучылар һәм аларның җитәкчеләре -- акыл белән эш итүчеләр кирәк булачак, мускуллар бик кирәк булмаячак", ди Лондондагы икътисадчы Магнус.

3D принтерлардан яңа куркынычлар яный

3D технологияләр киңрәк тарала барган саен аның кешелек дөньясына яңа куркынычлар да, хокукый проблемнар да алып килүе ачыкланырга мөмкин.

Һод Липсон

Һод Липсон

"Әгәр дә сез 3D принтерда машина тәгәрмәче ясагансыз һәм юлда барганда ул тәгәрмәч шартлап каза булган икән, кемне гаепләргә? Дизайнер гаеплеме, принтерны чыгарган ширкәтме, тәгәрмәч материалын җитештерүчеме? Каза өчен гаепле булырга мөмкиннәр чылбырында бик күп кешеләр була ала. Кемнең җаваплы булуы бик ачык түгел", ди Липсон.

Шулай ук 3D принтерлар белән кайберәүләр үз өйләрендә үк сугыш кораллары да җитештерә ала.

"Алар чын сугыш кораллары кебек сыйфатларга ия булмаячак, пластик кебек йомшак, берничә мәртәбә генә ата ала торган кораллар булачак. Әмма алар зыян китерерлек дәрәҗәдә, бигрәк тә ул коралларны кулланучыларга зыян китерерлек дәрәҗәдә булачак. Безгә бу турыда да уйларга кирәк", ди Липсон.

Техастагы бер төркем инде корал яратучыларга 3D принтердан чыгарып була торган кораллар дизайннарын алу өчен махсус сәхифә дә булдырган. Шул ук төркем 3D принтердан чыгарылган утлы коралның ничек атуын күрсәтүче видеоны YouTubeка урнаштырган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG