Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Femen" кызлары Путинга протест белдерде


Һанноверда ел да үтә торган сәнәгать ярминкәсенә Русия президенты Владимир Путин белән Германия канцлеры Ангела Меркель килгәч “Femen” украин хәрәкәте активистлары протест чарасы үткәрде.

Дәүләт башлыклары ярминкәнең Volkswagen ширкәте өлешендә чакта журналистлар арасында булган берничә кыз билгә кадәр чишенеп ташлап “Путин – диктатор!” дигән һәм төрле сүгенү сүзләре кычкырды.

Соңрак Һанноверда үткән матбугат очрашуында Путин “Femen”ның бу чарасы булачагын алдан белгәнлеген һәм аны ошатканлыгын әйтте.
XS
SM
MD
LG