Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда хуҗасыз этләргә мөнәсәбәт кануни булырга тиеш"


Казанда хуҗасыз этләрне яклап митинг узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Казанда хуҗасыз этләрне яклап митинг узды

Казанда хуҗасыз этләрне тоту эшен кемгә тапшыру аукционы 5 апрельгә билгеләнгән иде. Хайваннарның хокукларын яклаучылар бу эшне оештыруны монополиягә каршы хезмәткә шикаять иткәнгә аукцион апрель азагына күчерелде. Монополииягә каршы хезмәт: "Казанда хуҗасыз этләргә мөнәсәбәт кануни булырга тиеш", дип белдерә.

Казандагы хуҗасыз хайваннарның хокукларын яклаучы "Зооспас" оешмасы әгъзасы Владимир Нойсс 26 мартта федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан бүлегенә Казанда этләрне тотуны оештыру Русия кануннарын бозып башкарыла дип шикаять иткән иде. "Бүген монополиягә каршы хезмәттән минем шикаятемнең тулсынча канәгатьләндерелүе турында җавап алдым, алар шикаять дәлилләнгән һәм хак дип белдерделәр", диде Азатлыкка Нойсс.
Монополиягә каршы хезмәт комиссиясе карары
Монополиягә каршы хезмәт комиссиясе карары
Монополиягә каршы хезмәт үзенең таләбендә аукцион бөтен техник документацияләр Русия кануннары нигезендә үзгәртелеп яңадан эшләнгән вакытта гына үткәрелергә тиеш дип белдергән. Этләрне тоту эшен Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык комитеты оештыра иде. Моның өчен аукционнар оештырылды һәм гел "Йортсыз хайваннарны тоту хезмәте" (Служба отлова бездомных животных. Алга таба - СОБЖ) бу чараларда отып килде. “Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты Русиянең граждан кодексы кануннарын моңа кадәр беркайчан үтәмәде, хәзер бу эшкә монополиягә каршы хезмәт тә кушылгач, барсын да канун нигезендә эшләргә тиеш булачаклар”, диде Нойсс.

Граждан кодексы кануны һәм Русиянең санитар кагыйдәләре нигезендә этләр тотып алынгач та алты айга махсус саклагычларга урнаштырырлырга тиеш, чөнки һәр этнең дә хуҗасы табылырга мөмкин. Шулай ук бары тик котырган этләр генә юкка чыгарыла ала. Этләрнең хокукларын яклаучылар монополиягә каршы хезмәткә язган шикаятьләрендә канунда язылган әнә шул юлларны да күрсәткән булган. Нойсс монополиягә каршыларның бу карары Казан өчен генә түгел, ә бөтен Русиядәге хайваннарның хокукларын яклаучылар өчен куанычлы хәбәр буларак бәяли.

"Бу безнең шәһәр өчен генә түгел, ә бөтен Русия өчен зур яңалык булып тора. Хәзер вәхшилек Русиядәге бөтен шәһәрләрдә дә бара. Монополиягә каршы хезмәтнең бу җавабы хайваннарны яклаучыларга алга таба бер таяныч булачак", диде Нойсс.

Аның сүзләренчә, Казанда соңгы алты ел дәвамында этләрне тотып һәм аларны үтереп граждан кодексы, ветеринар һәм санитар кагыйдәләр тупас бозылган. "Алар этләрне үтереп шулкадәр зур акчалар алдылар, моның нигезендә коррупция ятты", ди Нойсс.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә Универсиада имин үтсен өчен 2013 елның 5 апрелендә хуҗасыз хайваннарны киметү максатында аукцион үткәреләчәге игълан ителгән иде. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты 8815 эт тотылачак һәм шуның эченнән җиде меңгә якыны юк ителәчәк дип белдерде. Күпләп үтерү өчен Казан бюджетыннан 12 миллион сум акча бүленәчәге дә әйтелде.

Казанда 6 апрельдә үткән митинг
Казанда 6 апрельдә үткән митинг
Бу хәбәрләр Казанда гына түгел, ә Мәскәү, Петербур шәһәрләрендә дә ризасызлык тудырды. Хавайннарның хокукларын яклаучылар күпләп этләрне үтерүгә протест белдереп "Кан өстендә Универсадага урын юк!" дип аталган чаралар оештырды. Протестка Европа илләрендә яшәүчеләр дә кушылды. Бу зур шау-шудан соң шәһәр җитәкчелеге этләрнең хокукларын яклаучыларны, шәһәр думасы һәм дәүләт шурасы депутатларын, СОБЖ, ЖКХ вәкилләрен чакырып түгәрәк өстәл дә оештырды. Әлеге сөйләшүдән соң хакимиятләр Казанда хуҗасыз этләр өчен махсус оялар ясалачак, ә юк ителәсе этләрнең саны күпкә киметеләчәк дип белдерде.

Хайваннарның хокукларын яклаучылар бу белдерүләр белән килешмәде. "Казандагы этләрне кем санап чыккан, 8815 эт бар икәнлеген алар каян алган? Ә ни өчен бу этләрнең күбесе юк ителергә тиеш? Бу вәхшилек һәм канун бозу булып тора", дип белдерде алар.

Канун бозылганны дәлилләп узган шимбә көнне, 6 апрельдә Бауман урамындагы сәгать янында янә митинг үтте. “Зооспас” бу чарада 300-ләп кеше катнашуын әйтә. Урамнан үтеп баручылар да хайваннарның хокукларын яклаучыларга теләктәшлек белдергән. Алар “СОБЖ җитәкчесе Рөстәм Нуруллинны төрмәгә утыртырга” дигән шигарләр әйткән.

Нойсс сүзләренчә, протест чаралары дәвам итәчәк. Казанда этләрне күпләп үтерергә җыюнуларына протест белдереп җыелган 18 мең имзаны һәм монополиягә каршы хезмәт җавабын 10 апрель көнне Татарстан һәм Русия президентларына җибәреләчәген белдерәләр. Нойсс сүзләренчә, бу 18 мең имзаның 10 меңен Германия ватандашлары, ә сигез меңен русияләр җыйган.

Джо Коккер
Джо Коккер
Күренекле артистлар да Казанда Универсиада алдыннан этләрне күпләп юк итәргә җыюнуны ишетеп үз фикерләрен белдерә башлады. 5 июньдә Казанда Джо Коккер җырларга тиеш. Ул да бу концертны оештыручылар белән телефоннан сөйләшкән вакытта, казаннарга хуҗасыз этләр белән көрәшмәскә, ә аларның хуҗасызлыгына каршы көрәшергә чакырган.

Коккер этләрне юк итүне хупламый. Аның сүзләренчә, алга киткән илләрдәге кебек приютлар ачарга һәм аларны хуҗалы итү юллары турында уйларга кирәк.

Коккер шәһәр читендәге йортларында берничә эт яшәвен һәм аларны да гаилә әгъзалары кебек үк үз итүләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG