Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиянең элекке премьер-министры Маргарет Тетчер вафат


Лондонда Британиянең элекке премьер-министры Маргарет Тетчер 87 яшендә вафат булды.

Сүзчесе Лорд Белл әйтүенчә, Тетчер гаиләсе аның бүген иртән йөрәк өйәнәгеннән үлүен хәбәр иткән.

Берничә ай буе Тетчерның хәле начар булып килде.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон Британия “бөек җитәкчесен” югалтты, диде.

Букиңһем сарае патшабикә Элизабетның Тетчер үлеменә кайгыруын белдерде.

“Тимер леди” дип йөртелгән Маргарет Тетчер Британия тарихында бердәнбер хатын-кыз премьер-министр булды.

Тетчер җитәкчелгендә консервативлар сайлауларда өч мәртәбә җиңүгә иреште һәм ул 1979 елдан 1990 елга кадәр премьер-министр булып торды.

XIX гасыр башыннан бирле Британия тарихында беркем дә премьер-министр кәнәфиендә бу кадәр озак утыра алмаган.
XS
SM
MD
LG