Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язгы сулар Казан урамнарыннан ташып акты

Татарстан башкаласына яз килүенең төп күрсәткече урамнарда җыелган күлләвекләр булды. Аларның кайберләре көймә белән йөзәрлек тирәнлектә иде. Без Казан урамнарындагы күлләвекләрнең барысын да колачлый алмасак та, Авиатөзелеш, Киров, Идел буе районнарындагы урамнардан ташып агучы гөрләвекләрне фотога төшереп кайттык. Таш юлларда яз килгәне ачык күренсә дә, елга-күлләр, парклар әле карлы-бозлы юрганын салмаган иде.

XS
SM
MD
LG