Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә мөселман кызлар өчен мәктәп киемнәре булдырылырга мөмкин


Русиянең кайбер төбәкләрендә мөселман кызлар өчен мәктәп киемнәре булдырылырга мөмкин.

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрендә мөселман кызларга мәктәпләрдә кию өчен махсус киемнәр булдырылачак һәм һәр төбәк бу мәсьәләне үзенчә хәл итәчәк, дип белдерде. Сәмигуллин Татарстанда мөселман кызлар өчен мәктәп киемнәренең өлгесен әзерләүдә Татарстан диния идарәсе дә катнаштырылыр дип өметләнүен әйтте.

Күптән түгел Түбән Камада прокуратура гадәти мәктәптә мөселман кызларга яулык бәйләү, укучыларга һәм укытучыларга намаз уку тыела дип белдергәч, мөселманнарда ризасызлык туган иде.
XS
SM
MD
LG