Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян чит ил ватандашларын Көньяк Кореядан китәргә өнди


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Корея ярымутравында кечкенә көтелмәгән хәл дә вәзгыятьнең контрольдән чыгуына китерә ала, дип белдерде.

Бүген Төньяк Корея Көньяк Кореядагы чит ил ватандашларын ул илдән китәргә өндәде. Төньяк Кореяның дәүләт медиа агентлыгы: “Сугыш була калса, без Көньяк Кореядагы чит ил ватандашларына зарар килүен теләмибез”, дигән белдерү таратты.

Узган атнада Төньяк Кореяның көнчыгыш яр буена кимендә бер уртаара ракета күчерүе хәбәр ителгән иде.

Шулай ук узган атнада Пхеньян чәршәмбедән башлап Төньяк Кореядагы чит ил илчелекләре хезмәткәрләренең иминлеген гарантияли алмавын әйтеп аларны илдән китәргә өндәде.

Бүген Япония һөҗүм була калса дип Токиога килергә мөмкин ракеталарны бәреп төшерү өчен башкалага Патриот системын урнаштырды.

Март ахырында Пхеньян өченче атом сынавы үткәргәннән соң Корея ярымутравында киеренкелек артып китте.
XS
SM
MD
LG