Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ике яңа уран шахтасы, бер уран эшкәртү корылмасы ачты


Иранның ИРНА дәүләт хәбәр агентлыгы Тәһранның тагын ике уран шахтасы һәм яңа уран җитештерү корылмасы ачканлыгын игълан итте.

Ирна белдерүенчә, илнең үзәгендәге Язд шәһәре янында Саганд 1 һәм Саганд 2 уран шахталары сишәмбе көнне эшли башлаган. Якындагы Ардакан шәһәрендә ачылган яңа корылма елына 60 тонна эшкәртелгән уран җитештерә ала, диелә. Ул эшкәртелгән ураннан атом ягулыгы ясау өчен аны баетырга кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG