Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Истанбулның Айя Суфия музее мәчеткә әйләнерме?


Истанбулда урнашкан һәм бүген музей булып эшләгән Айя Суфия чиркәве тирәсендә кайнар бәхәсләр тыңмый. Халыкның бер өлеше бинаны мәчеткә әйләндереп, мөселманнар гыйбадәтенә ишекләрне ачтыруны таләп итә. Моның өчен диндарлар махсус акцияләр дә уздыра – музей янына намазлыклар җәелеп, җәмәгать намазлары укыла.

324-327 елларда төзелгән Айя Суфия чиркәве – Византия архитектурасының киң танылган үрнәкләренең берсе, империянең “алтын чоры” билгесе булып тора. 1453 елда Госманлы хәлифәлеге Константинопольне яулап алгач, чиркәү мәчеткә әйләндерелә. Дивардагы христиан изгеләре рәсемнәре бетерелә, аның урынына гарәп каллиграфиясе эшләре барлыкка килә.

Кызыклы факт: Айя Суфияны мәчеткә әйләндерү эшләрендә танылган госманлы архитектор Мигъмәр Синан катнаша. Бина мәңгелек мәчет булып саклансын өчен ул андагы мөселман элементларын бина эченнән чыкмасылк итеп эшли: “Аллаһ”, “Мөхәммәд”, хәлифәләр исемнәре язылган һәм диварларга эленгән зур такталар бинаның эчендә ясала. Шул рәвешле аларны мәчеттән алып чыгып булмый. Әлеге мәһабәт такталар бүген дә Айя Суфияның диварларын бизәп тора.

XX гасыр башында Госманлы империясе таркалганнан соң Анатолиядә яңа милли дәүләт барлыкка килә – Төркия җөмһүрияте. Аңа нигез салучы Мостафа Кәмал Ататөрек иҗтимагый тормышта дөньявилык игълан итә һәм төрле яклап динне кысрыклау кампаниясен башлый. Аның кысаларында Айя Суфия да үзгәрешкә дучар була – 1935 елда Кәмал-паша карары белән мәчет музейга әйләндерелә. Шул көннән бирле ул илгә зур күләмдә табыш китерә башлый – берүк вакытта ике мәдәният һәм ике дингә бәйле булган бина дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселман, христиан һәм башка диндәге туристларны җәлеп итә. Керү билеты 15 доллар. Елга аны якынча 3 миллион кеше зиярәт кыла.

Бүгенге Төркиядә әлеге музейны мәчеткә әйләндерү көннән көн тагын да рәсмирәк дәрәҗәгә күтәрелә. Күптән түгел бу мәсьәлә төрек парламентының гаризалар комиссиясендә каралган иде. Тиздән ул бу хакта төгәл карар чыгарачак. Комиссия башлыгы Халил Үрүн, музейны мәчеткә әйләндерү тәкъдимен халыкның зур өлеше хуплый ди. Аның сүзләренчә, Төркия диния нәзарәте Айя Суфиягә имам-хатыйб һәм мөәззин дә билгеләгән инде. Гыйбадәтханә “динен үзгәртсә”, Көнбатыш дөньясы тарафыннан тәнкыйтьнең дә күп булачагын фаразлый Үрүн. Ләкин аңа безнең тарихтан җавабыбыз бар, мәсәлән, Андалусиядә (Испания) чиркәүгә әйләндерелгән Кордова җәмигъ мәчете, ди комиссия башлыгы.

Төркиядә яшәгән христианнарның да мәнфәгатьләре игътибарсыз калмый. Айя Суфия мәчеткә әйләндерелсә, Истанбулдагы Айя Ирини чиркәве гыйбадәткә ачылачак. “Минем шәхси фикерем – Айя Суфия мәчеткә әйләнергә тиеш. Моңа каршы чыгучы булмас. Әйе, Айя Суфия бер мәртәбә мәчеткә әйләндерелгән иде инде, ләкин моның файдасы да булды - тулы реставрация эшләре башкарылды. Музей бүгенге көндә Госманлы империясенең данлыкылы архитекторы Мигъмәр Синан ясаган реставрация ярдәмендә аякта тора”, - ди Үрүн.

Роберт Миндубаев

Роберт Миндубаев

Шунысы кызык – “Азатлык” сораштырган җирле татарлар яңалыкны бик хуплап кабул итми. Казан егете Роберт Миндубаев Истанбулда инде җиде ел яши. Хәзер ул Истанбул университетында магистратурада белем ала. Музейны мәчеткә әйләндерү темасына халык та бик күп сөйләшә, ди ул.

“Айя Суфия – христианнар өчен шактый мөһим гыйбадәтханә. Шуңа күрә аны мәчеткә әйләндерү алдыннан биредә яшәгән христиан халкының да фикерен белешергә кирәктер. Ә мәчетләр исә Истанбулда җитәрлек бит, аеруча нәкъ шул Айя Суфия торган районда”, - диде Миндубаев “Азатлык”ка.

Фазыл Агыш (уртада) Истанбул татарлары белән

Фазыл Агыш (уртада) Истанбул татарлары белән

Истанбулда яшәгән татар асыллы галим Фазыл Агыш та бу мәсьәләгә битараф түгел. “Айя Суфияның бер өлеше болай да мәчет буларак кулланыла. Ничек булса да, Истанбулда мәчетләр җитәрлек. Бәлки артыгы белән дә. Минемчә, Айя Суфияны мәчет итәргә ихтыяҗ юк. Төркиядә моннан әһәмиятле мәсьәләләр дә шактый”, ди ул.

Билгеле булганча, хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш партиясе (АКП) ислам юнәлеше белән бара. Ә гыйбадәтханә урнашкан Фатыйх районы башлыгы Мостафа Дәмир дә, Истанбул мэры Кадыйр Топбаш та шул партиядә теркәлгән. Шуңа күрә музейның мәчеткә әйләнәчәген фаразлау нигезсез түгел. Икенче яктан караганда, Айя Суфия мәчеткә әйләнсә, аңа керү бушлай булачак. Нәтиҗәдә, зур күләмдә кереп торган табыш та туктала. Эрдоган партиясе исә икътисадны һәм туризмны ныгытуга, баетуга да басым ясый. Димәк, Айя Суфияның язмышы АКПның мәнфәгатьләреннән чыгып чишеләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG