Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Эльвира Нәбиуллинаны Үзәк банкның яңа башлыгы итеп раслады


Эльвира Нәбиуллина
Эльвира Нәбиуллина
Русия Дәүләт Думасы Эльвира Нәбиуллинаны Русия Үзәк банкының яңа башлыгы итеп раслады. 360 депутат президент Владимир Путин тәкъдим иткән Нәбиуллина намзәтен хуплап, 20 депутат каршы тавыш бирде, берсе бер якка да кушылмады.

Русия президентының икътисади киңәшчесе, элегрәк Путин җитәкчелегендәге хөкүмәттә икътисади үсеш министры булган Нәбиуллина яңа вазифага Үзәк банкның хәзерге рәисе Сергей Игнатьевның җитәкчелек мөддәте чыкканнан соң 24 июньдә керешәчәк.
XS
SM
MD
LG