Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Милләтпәрвәр җырчы Гөлзада Сафиуллина үзен милли мирасны киләчәк буыннарга тапшыручы дип саный. Милли сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше өчен ул 2013 елгы Тукай бүләгенә тәкъдим иттелде.

1990нчы елларда Ватан турында каһарман җырлар, дөнья буйлап сибелгән татарлар, хөррият һәм азатлык турында концерт програмнарын, соңыннан мөнәҗәт-бәетләрне сәхнәгә алып чыккан Гөлзадә Сафиуллина үзен сәнгать өлкәсендәге сәясәтче дип саный.

Тукай бүләгенә ул концерт эшчәнлеге өчен тәкъдим ителсә дә, иҗаты аның белән генә чикләнми. Ул үзенең эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә алып бара һәм аларны бер-берсеннән аермаска куша.

“Җырлар аша әйтеп бетермәгәнне мин милли-рухи мирасны туплап студия эшчәнлеге аша әйтергә тырышам, анда җиткерә алмаганны “Сөембикә варислары” фестивале аша чагылдырам”, ди ул. Татар халык җырларын башкарып, иҗтимагый тормышта катнашып Гөлзадә Сафиуллина милләтпәрвәр шәхес буларак танылды.

"Мин беркемне дә гаепләмим"

Ул иҗтимагый тормышта катнаша, халыкара төрки форумнарга бара, радио-телевидениедә сәяси белдерүләр ясаудан тартынмый. Мәсәлән, Гөлзадә туган телне белмәү һәм аны балаларга өйрәтмәү җинаять булыр иде дип саный. Әмма шул ук вакытта ул балаларына туган телгә мәхәббәт тәрбияли алмаган милләттәшләрне гаепләми.

“Татарстанның бәйсез булачагына ышанам”

Татарстанның халык җырчысы Гөлзадә Сафиуллина 90нчы еллар урам җыеннарын әле дә булса онытмый һәм сагынып яши. Азатлык даулау темасы аның концерт програмнарында да чагылыш тапты. Бүгенге көннән чыгып бәя биргәндә, җырчы “мөстәкыйль дәүләт турында матур хыял тормышка ашмады, әмма без эшләп бетермәгәннәрне алдагы буыннар эшләр дип ышанам”, дип белдерде.

"Дөньяга ни өчен туганымны кечкенәдән белдем"

Халык җырчысы Гөлзадә Сафиуллина “кечкенә кызчык чагымнан ук бу дөньядагы миссиямне белдем”, ди. Сабый чакта ул мунча ләүкәләренә менеп, урманга китеп концертлар биреп йөри, мәктәптә укыганда да сәхнәдә чыгыш ясарга ярата. Әмма әтисе җырчы булырга рөхсәт бирми, яшь Гөлзадәгә ветеринар табиб һөнәрен алырга туры килә.

Институтта диплом алгач, яшь белгеч Үзбәкстанга китә. Анда ул ветеринар эшен дә алып бара, “Дуслык” татар ансамблен дә оештырып җибәрә. Аның белән Үзбәкстанда һәм Татарстанда гастольләрдә йөри.

Соңыннан ул Татарстанга әйләнеп кайта, филармониягә сайлап алына, Мәскәүгә укырга барырга тиеш була, әмма килеп чыкмый. Аңа ире, җырчы Риф Сафиуллин белән бергә Самарга, андагы өлкә филармониясенә китәргә туры килә. Ул вакытта Гөлзадә җырчы һәм нәфис сүз остасы буларак бөтен Советлар берлеген гастрольләр белән әйләнеп чыга, татар сәнгатен пропагандалый. Аннан соң ул кире Татарстанга әйләнеп кайта һәм үзенең програмнарын төзеп, үз концертлары белән чыгыш ясый башлый.

1983 елда Гөлзада Сафиуллина шагыйрь Харрас Аюпның “Кеше тавышы” поэмасына нигезләнгән каһарман җырлардан торган програм төзеп зур уңыш казана. Аның белән ул күп гастрольләрдә йөри, Муса Җәлил бүләген ала, халыкара яшьләр форумына делегат булып бара.

1988 елда “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә” програмын ул татарларның милли үзаң күтәрелеше, милли азатлык, туган телгә мәхәббәткә багышлый. Соңыннан опера һәм балет театрын тутырып республиканың авыл һәм шәһәрләрдән җыелган татар балаларын “Безгә дөнья дәшә” исемле концерты белән тәрбияли.

1994 елда Гөлзадә Сафиуллина “Мәрһабә” исемле програм төзеп тамашачыларны мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары дөньясына алып керә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арыслан “Гөлзадә Сафиуллинаны мөнәҗәт-бәетләрне беренчеләрдән булып сәхнәгә чыгаручы дип атый. “Мөнәҗәт әйткәндә Гөлзадәнең ышандыра алырлык үз алымнары, үз манерасы бар”, ди ул.

Заманында Гөлзадә әйткән мөнәҗәтләрнең сихри көчен төеп, бер һинд галиме аны берничә илгә дини җырлар бәйрәменә чакыра. Гөлзадә Һиндстанда дүрт тапкыр булып тын алу күнекмәләре, йога һәм фәлсәфәне өйрәнә.

Танылган татар җырчысы милли мөнәҗәтләрне башка артислар белән бергә һәм аерым концертлар белән чыгыш ясаганда күп кенә Европа илләрендә, Америка, Кытай, Төньяк Көнчыгыш илләрендә дә башкара.

Җырчы үзе башкарган бик күп җырлар һәм концертлар арасыннан “Әй, моң дарьясы, бер тамчың булсам иде” (1997), “И, туган телем, и, газиз җирем” (1998) програмнары минем өчен иң кадерлесе булды” ди.



Татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен ул 1991 елда ТАССР атказанган артисты, 2001 елда Татарстанның халык артисты исемен алды.

“Гөлзадә” студиясе

Гөлзадә Сафиуллина мирасны туплау эшен үзе корып җибәргән хосусый тавыш яздыру студиясендә дәвам иттерә. “Гөлзадә” студиясенең эшен Коръән-Кәрим тәфсирен чыгарудан башлап җибәргән. Соңыннан “Рухи мирас” шәлкемендә студиядә “Галәм тарихы”, “Пәйгамбәрләр тарихы” һәм башка күпсанлы җыентыклар чыга. “Гөлзадә” студиясе “Әдәби мирас” шәлкемен әзерләп татар җырчылары, шагыйрьләрнең иҗатын чыгаруда, кырымтатар һәм татар язучыларның аудио шигырь һәм хикәяләрен бастырды. “Музыкаль мирас” тупланмасында бу студиядә иң абруйлы татар композиторларның иҗатына багышланган аудиоязмалары чыкты.

Тыңгысыз җан Гөлзадә Сафиуллина моның белән генә чикләнә алмыйча 1999 елда Кырымда төрки-татар балалары өчен “Сөембикә варислары” фестивален үткәрә башлый. Ул аның продюсеры да, жюри рәисе дә була. 14 ел дәвамында әлеге фестивальдә Русия, Украина, Балтыйк буе, Урта Азиядән ун меңнән артык бала катнашты. “Сөембикә варислары” фестивален оештыручыны Кырым хакимиятләре дә яхшы белә, 2002 елда халыкларны берләштерү юнәлешендә башкарылган эшләре өчен аңа Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG