Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:12

90нчы елларның күтәрелешен сагынып яшәүче сәнгать белгече Розалина Шаһиева кайчан булса да аның кабатлануына ышана һәм сынлы сәнгатьтә миллилекнең саекмавына сөенә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты танылган сәнгать белгече Розалина Шаһиеваны 2013 елгы Тукай бүләгенә тәкъдим итте. Иҗади эшләрне караучы дәүләт комиссиягә аның соңгы алты фәнни хезмәте: "Бакый Урманче” (1987, 2012 еллар), “Әхсән Фәтхетдинов” (2002), “Фиринат Халиков. Мәңгелек Казан” (2005), “Абрек Абзгильдин (2010), “Тукайга мәхәббәт белән (2011), “Шүрәле иле” (рус һәм инглиз телләрдә, 2012) тәкъдим ителде.

Бу эшләрдә Розалина Шаһиева атаклы татар рәссамнары, сынчылар иҗатына тирән анализ ясап аларның сәнгати кыйммәтенә бәя биргән. Иҗатчылар турында ул яратып, һәрбер эшен яттан белеп, рәсемнәрне дөньякүләм танылган сәнгать үрнәкләре белән чагыштырып карый.


Розалина Шаһиева үзе әйткәнчә, гомер буена инде 200ләп мәкалә язылган, аның катнашлыгында унбер альбом-каталог чыгарылган, шуларның алтысына зур фәнни мәкалә кергән.

Розалина Шаһиева татар сәнгатен таныту юлында иң зур адымнар дип татар рәссамнарының иҗатын чит илләргә алып чыгу эшен әйтә. Мәсәлән, танылган сәнгать белгече Шаһиева 1994 елда Будапештта һәм Гарәп Әмирлекләрендә күргәзмәләр оештыруга зур көч куйды, аның катнашлыгында Казанның 1000 еллыгы бәйрәменә әзерләнгән вакытта Парижда ЮНЕСКО оешмасында татар сәнгате күрсәтелде.

Ул халыкара форумнарында татар сәнгатьчеләре турында нотыклар тотты. Шулай ук аны шигырьләрне тәрҗемә итүче, үзе дә русча-татарча язучы шагыйрь дип тә беләләр. Бүгенге көндә аның дүрт шигырь китабы бар.

Әмма иң кадерле һәм иң зур эшләрнең берсе итеп ул башка иҗатташлар, фикердәшләр белән бергә татар сәнгать музеен булдыруын искә ала.

"90нче еллар күтәрелеше бөтен Советлар берлеге рәссамнарын җәлеп итте, марафоннар оештырылды, татар сәнгатенә, тарихына багышланган музейны кору эше читтәге татар сәнгатьчеләре, ул вакыттагы хакимият вәкилләре, җәмәгатьчелек көче белән башкарылды" дип сөйләде ул.

Казан таҗының күчермәсен ясатып халыкка күрсәтү, риваятьләрдә булган алтын Казан капкасын табып, музейга алып кайтуны ул сәнгати яктан зур уңышларның берсе итеп искә ала.

"Казан" милли мәдәни үзәге стелласына хөррият кошын куярга да мин тәкъдим иттем", ди ул. Гомумән алганда, суверенитет елларын Розалина Шаһиева бик сагына һәм кайчан булса да ул вакыттагы күтәрелеш кабатланыр дип уйлый.


Сәнгать белгече Розалина Шаһиеваны милли мәсьәлә, телнең саклануы бик борчый. Минем тормыш юлым шуны күрсәтә – татар мәктәбен тәмамлап, русча укырга кереп була, ди ул. Ул авылда туса да, биш яшьтән Казанда үскән, татар мәктәбен тәмамлаган һәм рус филологиясе факультетына кергән. Күп кенә Казан татарларының балаларына туган телен өйрәтә алмавын ул “безнең чынбарлык” дип атый.

Милли тормышта төшенкелек хөкем сөрсә дә, сынлы сәнгатьтә әле миллилек саклана һәм иҗат чишмәләр саекмаган, ди ул. Розалина Шаһиева бүгенге көндә дә яшь талантларны ача һәм аларны халык арасына алып чыгарга тырыша. Шуңа да үзенең эшен ул бик җаваплы дип саный.

Татар сәнгате җәүһәрләренә багышланган альбом-каталог

Татар сәнгате җәүһәрләренә багышланган альбом-каталог

Розалина Шәһиеваның сәнгатьчеләр арасында абруе зур һәм аның эшенә җәмәгатьчелек тарафыннан да югары бәя бирелде. Ул атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алды, 2001 елда аңа “Ел хатын-кызы” исеме бирелде, берничә медаль, күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Ул 14 ел буе Казан милли мәдәни үзәгендә урынбасар булып эшләде, аннан соң кирмәндәге “Хәзинә” күргәзмәләр үзәген җитәкләде, хәзер Казан мәдәни үзәкнең баш сәнгать белгече булып хезмәт итә.

Казан милли мәдәни үзәгенә кире кайтуын ул болай аңлатты: “Бу эшкә татар сәнгате җәүһәрләре альбомын әзерләр өчен кайттым, аннан башка минем миссиям тәмамланмаган иде”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG