Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Тукай бүләгенә намзәтләр арасында Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрергә теләүчеләр дә, татарларны үзенә туплаган Евразия штаты булсын иде дип өметләнүчеләр дә бар. Намзәтләрнең барысы да Татарстанда ике дәүләт телен дә белү зарур дип белдерә.

26 апрельдә 2013 елгы Тукай бүләгенә ияләр билгеле булачак. Быел Татарстанның иң югары дәүләт бүләгенә мәдәният, әдәбият һәм сәнгать әһелләре – барлыгы сигез кеше тәкъдим ителде. Бу көннәрдә матбугатта, мәгълүмат чараларында аларга багышланган язмалар, тапшырулар дөнья күрә.

Азатлык радиосы әлеге намзәтләрнең сигезенә дә ике сорау юллады.

– Сез Татарстанны киләчәктә татар мәдәниятен чын мәгънәсендә тулысынча кайгырта торган бәйсез дәүләт итеп күрәсезме?

Ильяс Айдаров, рәссам (2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен тәкъдим ителде):

Ильяс Айдаров

Ильяс Айдаров

– Нигә күрмәскә? Әлбәттә, Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрәм. Хәзер дә татар мәдәнияте үссен өчен бөтен шартлар тудырылган дип уйлыйм. Киләчәктә Татарстан бәйсез дәүләт булыр дигәнгә килсәк, мин сәясәтче түгел, шуңа күрә мондый нечкәлекләргә җавап бирү авыр.

Клара Булатова, язучы (ике томлы “Сайланма әсәрләре” өчен тәкъдим ителде):

– Бик тә күрәсем килә! Гомерем буе туган тел дип яшәгән кеше буларак һәм 52 ел укыткан мөгаллимә буларак, 38 китап чыгарган язучы буларак мин аны милли тормыш белән яши торган азат дәүләт итеп күрәсем килә. Әмма соңгы вакыттагы ыгы-зыгылар ярыйсы гына шикле фикерләр дә уята.

Алсу Гайнуллина, актриса (“Кара чикмән”, “Курчак туе”, “Арбалы хатыннар” әсәрләрен сәхнәләштергәндә тудырган образлары өчен тәкъдим ителде):

– Бу бик катлулы мәсьәлә. Белмим, ул нәрсә булыр микән? Күңелем белән артыгын теләп тә булмый. Минемчә, киләсе елларда тиз генә була торган нәрсә түгел бу.

Нәбирә Гыйматдинова, язучы (“Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” әсәре өчен тәкъдим ителде):

– Шайтан гына өметсез дип әйтәләр. Мин һәрвакыт өмет белән яшим, чөнки кешегә барыбер бер якты нур кирәк. Мәдәният өлкәсендә безне борчыган бик күп әйберләр бар. 90-нчы елларда бәйсезлек алдык та, татар мәктәпләре ачтык, туган телебез күтәрелеп китте, татар матбугаты бер-бер артлы үсеп чыкты. Бу табышлар бүген әкрен генә югала бар. Шуңа минем йөрәгем бик әрни.

Мин еш кына районнарга, мәктәпләргә, китапханәләргә чыгып йөрим. Хәзер районда тормыш учагы әнә шул мәктәп белән китапханә инде. Укучыларның кими баруы да борчый. Минем аны әйткәнем дә бар, татарның үз дәүләте булса, әлбәттә, бөтен проблемнарны да хәл итеп булыр иде. Үзенең дәүләте булмау бик зур фаҗига инде ул.

Софья Кузьминых, рәссам (Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен тәкъдим ителде):

Софья Кузьминых

Софья Кузьминых

– Бу бик катлаулы мәсьәлә, чөнки без Украина һәм элекке берлеккә кергән башка республикалар кебек Русия чигенә урнашмаганбыз. Без Русия үзәгендә һәм үзенә күрә ирекле республика. Кемне иҗат белән шөгыльләнүдән тыялар? Рәхим ит, теләгәнеңне иҗат ит.

Минем шул уңайдан бик җитди бер мәсьәлә турында да әйтеп китәсем килә. Татар хатын-кызларын исламлаштыру миңа бер дә ошамый. Бездә хәтта Габдулла Тукай чорында да бер генә ханым да хиҗапларга төренеп йөрмәгән. Бу сүзне хәтта белмәгәннәр дә. Мин бөтен гомеремне татар сәнгатенә багышладым, ягъни узган гасырның 50-нче елларында әле беркем дә белмәгән татар бизәкләрен яңадан тудырдым.

Сара Садыйкованы күрә һәм аңа соклана идем. Ул башына калфак киеп горурлыгына кинәнеп йөрер иде. Зәңгәр күлмәге булса - зәңгәр калфак, кара күлмәк кисә - кара калфак кияр иде. Аннан соң гына белдем, баксаң, аның күпләгән калфаклары булган икән. Нигә бүген татар тамырларны онытып, гарәп модасына иярәләр? Мин үзем менә бу нәрсәгә бигрәк тә борчылам. Әйтегез әле, татарлары кайчан үзләренең толымнарын яшергән иде? Беркайчан да яшермәгән. Өлкәннәр яулык кия иде, аны ияк астына бәйләделәр, ә яшь кызлар һәрвакытта яулыкларының очларын колак артына уздырып баш артына бәйләде.

Гөлзада Сафиуллина, җырчы (1983-2007 елларда “халык тарафыннан яратып кабул ителгән һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән концерт програмнары” өчен тәкъдим ителде):

– Әлбәттә! Әлбәттә! Шунсыз яшәүнең мәгънәсе юк. Бөтен татар шуның өчен көрәшә һәм мин дә шуның өчен көрәшәм. Киләчәктә нәтиҗә булыр дип ышанам.

Шамил Тимербулатов, композитор (“Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен тәкъдим ителде):

Шамил Тимербулатов

Шамил Тимербулатов

– Күрәм! Әлегә безнең президентларыбыз телебезне, мәдәниятебезне саклый икән, мин республиканың киләчәгенә бик ышанам. Президентларыбыз безнең сәнгатьне бик кайгырта. Музыка сәнгате булсынмы, әдәбиятмы, телме – алар бик зур эш эшлиләр. Безнең Татарстанда гына түгел, ә бу үсешне чит төбәкләргә дә таратырга тырышалар. Үсеш бу елларда башлана гына әле дип тә әйтер идем. Безнең киләчәгебез бик зур.

Розалина Шаһиева, сәнгать белгече (“Бакый Урманче”, “Әхсән Фәтхетдинов”, “Фиринат Халиков. Кичке Казан”, “Абрек Абзгильдин”, “Тукайга мәхәббәт белән” “Шүрәле иле” хезмәтләре өчен тәкъдим ителде):

– Бүгенге вазгыятьтә Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрү авыр. Ләкин шушы статусы белән җөмһүрият хәлендә дә ул мәдәни проблемнарны уңай хәл итә алырлык милли стратегия булдырырга тиеш. Бу милли стратегия - камил кеше тәрбияләү. Ә камил кеше үз туган телен белергә, үз милли мәктәпләрендә укырга, милли мәдәниятне үстереп башка буыннарга тапшырырга тиеш.

Күңелем белән теләсәм дә, мин бүгенге вазгыятьтә Татарстан иртәгә мөстәкыйль дәүләткә әйләнә ала дип әйтә алмыйм. Без Евразия штаты булсак иде. Минем хыялым - Евразия. Ул да булса – Башкортстан, без, Оренбур мәсәлән, һәм башкалар. Безнең бит Башкортстанда 1 миллион 400 мең татар бар. Аларны ничек калдырып мөстәкыйль дәүләт ясыйсың? Безгә алар белән дә берләшү кирәк. Минем идеалым ул – Евразия дәүләте.

– Сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз татар телен беләме, рәхәтләнеп татарча сөйләшә аламы? Татарстандагы яшь буынның ике дәүләт телен дә белүен кирәк дип саныйсызмы?

Ильяс Айдаров: Мин яшьләр Татарстанда ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиеш дип саныйм. Туган тел ул канда ук булырга тиеш. Мин кечкенә вакытта әби-бабай белән татарча аралаштым. Алар вафатыннан соң татарча аралашу кимеде, аннан Мәскәүгә киттем. Хәзер аңлыйм, әмма начар сөйләшәм.

Минем балаларым татар теле белән кызыксына. Кем әйткәндәй, берничә җөмләне аңлыйлар, әмма, кызганычка каршы, гел татарча гына сөйләшә алмыйлар. Сәбәбе – татарча аралашу җитенкерәмәүдә дип уйлыйм.

Клара Булатова: Өч оныгым бар минем. Бер малай бар, ул 20 яшьтә, Марат исемле. Ике кыз оныгым: уртанчысы Камилә исемле, төпчеге Гайшә исемле. Аларның татарча белүе бик тә кирәк. Өй эчендә мин аларны татарча сөйләштерәм.

Клара Булатова

Клара Булатова

​Маратка әйтәм: "Мин сиңа татарча дәшәм инде, Маратулла дим". Камилә татар гимназиясендә укый, әнисе белән мәдрәсәгә йөри. Бер генә мәчет тә, бер генә мәдрәсә дә балаларны тәрбиясезлеккә өйрәтми бит. Маратны үзебезгә буйсындырып бетереп булмады. Анысы Казанда укый. Укысын, әмма кеше булып үссен.

Балалар үзебезнең дәүләт телен – татар телен дә белергә тиеш дигән фикердә мин. Балалар беренче башлап гаиләдән тиешле тәрбия алсалар, телне өйрәнсәләр, мөгаен, безнең милләтебез дә үзенең йөзен кызартмыйча яши башлар дигән өмет бар.

Алсу Гайнуллина: Улым Искәндәр Хәйруллин да, киленем Айгөл Миңнуллина да Камал театрында эшлиләр. Оныгыбызга өч яшь була, иншалла. Исеме - Аяз. Татар телен саклап республикабызда зур эш башкарылырга тиеш дип саныйм, ләкин иң беренче чиратта ул гаиләдән тора. Без гаиләдә балалар һәм оныклар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез.

Алсу Гайнуллина

Алсу Гайнуллина

Оныгыбызны татар балалар бакчасына биргән идек. Куанычлы хәл – анда катнаш гаиләләрдән дә татарча өйрәнсен өчен дип балаларын китерәләр. Соңгы елларда үзеңнең милләтенә карата горурлык күтәрелә барды. Гаиләдә ата-ана татарча сөйләшсә, балаларына татар телен өйрәтсә – татар теле сакланачак. Чит төбәкләрдәгеләрнең үз телләрен саклап калуы ул зур үрнәк. Гаиләдә сөйләшкәч бала татар телен, үзенең кем икәнлеген, гореф-гадәтләрен белеп үсә.

Бездә татар теле икенче дәүләт теле дип саналса да, бөтен җирдә дә кулланылмый. Дәүләтнең бөтен эш урыннарында да безнең татар теле дә булырга тиеш.

Нәбирә Гыйматдинова: Беренче кызым Казанда иң беренче булып ачылган татар гимназиясен тәмамлады. Ул вакытта анда рус теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәр дә татарча укытылды. Кызым шуны көмеш медальгә тәмамлап чыгып медицина университетына керде. Алар минем бөтен татар әдәбиятын укып үсте. Кызым татарча рәхәтләнеп сөйләшә.

Нәбирә Гыйматдинова

Нәбирә Гыйматдинова

Ике оныгым бар, икесенең дә теле татарча ачылды. Камилә исемле оныгым мөселман балалар бакчасына йөри, алты яшьтә генә булуына карамастан, догалар өйрәнде һәм намаз укый, чип-чиста итеп татарча сөйләшә. Икенче оныгым Саматка әле 10 гына ай. Анысының да теле ачылып килә, "әннә-әттә", "киттек" дип әйтә. Икенче кызым Алсу да татарча сөйләшә.

Без ирем белән балаларга өйдә бары тик татарча гына сөйләшергә дигән таләп куйдык. Алар икесе дә милләтпәрвәрләр.

Татар балаларының әти-әниләренә "папа-мама" дигәннәренә күңелем котыра, хәтта күңелем бик рәнҗи. Безнең бит үзебезнең нинди матур "әти-әни", "әтием-әнием" дигән сүзләребез бар.

Тагын шуны да әйтәсем килә, татар язучысының баласы татарча белмәсә, бу - бигрәк тә оят инде.

Софья Кузьминых: Минем кызым бар. Ул шулай ук рәссам, татар орнаментлары белән дә шөгыльләнә. Казан сәнгать мәктәбендә белем бирә. Ә татар теленә килгәндә... ике-өч сүзне белә дип әйтим микән инде. Мин республикада яшәүчеләр татар һәм рус телен дә белергә тиеш дип саныйм. Үзем татар телен әзрәк беләм, әмма иркен итеп сөйләшәм дип әйтә алмыйм, кешеләр сөйләшкәнне аңлыйм.

Гөлзада Сафиуллина: Алланың биргәненә шөкер, кызым һәм аныкларым белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Бу минем куанычым, шатлыгым һәм алдагы көнгә бик зур ышанычым да. Казан үзәгендә яшәп, әгәр мин үз балаларым, оныкларым белән татарча сөйләшә алмасам, җырчы буларак, сәнгать кешесе буларак, минем бәям - бер тиен.

Гөлзадә Сафуллина

Гөлзадә Сафуллина

Яшьләрнең ике дәүләт телен дә белүе бик мөһим әйбер һәм безнең бурычыбыз. Әгәр без рус телендә сөйләшеп үзебезнең ана телебезне - Тукай телебезне белмәсәк, сәламәт булмавыбыз, камил булмавыбыз ул. Аллаһы тәгалә безне бу дөньяга татар итеп тудырды, татар җиренә төшерде. Без әгәр үз ана телебезне белмәсәк, балаларга аны өйрәтмәсәк, үз ана телебездә сөйләшмәсәк, тормышның һәм яшәүнең мәгънәсен бөтенләй дә күрмим. Русия эчендә яшәүче милләт буларак рус телен дә яхшы белергә тиеш. Татарстан күпмедер дәрәҗәдә үзенең мөстәкыйльлеген алды монда яшәсә һәм бу мөстәкыйльлекне алса да, алмаса да, татар кайда гына яшәсә дә, үз ана телен дә белергә тиеш.

Шамил Тимербулатов: Олы кызым татар композиторы татарча бик матур итеп сөйләшә, җырлый, яза. Оныгыма дүрт ай гына. Мин аның белән татарча сөйләшәм, ул Аллаһ бирсә, беренче сүзен татарча әйтер дип өметләнәм.

Мин республикада балалар татар һәм рус телләрен дә әйбәт белергә тиеш дигән карашны хуплыйм.

Розалина Шаһиева: Минем өч балам һәм өч оныгым бар. Олы кызым белән мин рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, киңәшәм, тарткалашам, аның әсәрләрен төзәтәм. Ул – рус шагыйрәсе, әмма менә дигән итеп татарча белә. Кайвакыт минем шигырьләремә тәкъдимнәр ясый. Анысы белән проблем юк. Ул рус мәктәбендә укып та, менә дигән итеп татарча белә. Аны минем әни, хәтта минем дәү әни өйрәтте.

Розалина Шаһиева

Розалина Шаһиева

Кечкенә кызым татар мәктәбендә укыды. Ул менә дигән итеп татарча, инглизчә сөйләшә. Гарәп һәм төрек телләрен белә. Анысы белән дә проблем юк, әмма малай белән проблем бар. Ул - замана технологияләре белгече. Ул фәнни китапханәдә програмчы булып эшли. Татарча аңлый, сөйләшә, әмма аңа авыз тутырып, минем шигыремны тыңла әле, улым, дип әйтеп булмый. Аның күңеле техник якка тартылган.

Оныкларга килсәк, берсе татарчаны сибә генә. Ул мәдәният институтында укый. Ә аның сеңлесе Айсинә татарча җырлый, татарча уйный. Аңа 10 яшь кенә. Ул минем белән, әнисе белән татар телен өйрәнә.

Өченче оныгым, АКШтагысы, бер яшь тә ике айлык малай, скайптан миңа "әйдә, әйдә!" дип кычкыра.

Минемчә, кечкенәләр һәм яшь буын да Татарстанның ике дәүләт телен дә камил белергә тиеш. Минем мисалга гына килик, мин татар мәктәбен бетердем дип мактанам бит инде, әйме. Аннан югары уку йортында рус филологиясен бетердем. Аннан язмыш сәнгатькә кереп китте. Кешенең язмышы ул көтелмәгән борылышлар ясый.

Безгә ике теллелек бик кирәк! Рус теленә килсәк, аны русларга караганда яхшырак белү кирәк. Үз телебезне саклау, тормышыбызны аның белән алып бару кирәк. Татар чараларына барсаң, хәзер бөтенесен дә русча алып баралар. Исләрем китә шуңа. Бер-ике рус кеше утыра дип русча сөйли башлыйлар. Безгә татар телен үпкәләтергә ярамый. Үксер, елар һәм каргар ул безне.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG