Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа башлыгы Әбүзәров фатирлар шау-шуыннан соң эштән китте


Сишәмбе Татарстанның Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров эштән китте. Ул үз теләге белән китүен белдерә.

Буа районында яшәүче Икенче дөнья сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүдә алдашулар турында язмалар соңгы вакытта мәгълүмат чараларында яктыртылды. Бу хакта "Кеше һәм канун" тапшыруы да күрсәтте.

Анда федераль үзәктән килгән акчаларның бер өлешенең кемнәрдер кесәсенә керүе, ә калганына сыйфатсыз торак төзелүе турында сүз барды.

Эштән киткәндә Әбүзәров: "Без төзүчеләр һәм ветераннар белән элемтәдә тордык. Мөгаен, кимчелекләр булгандыр. Райондагы башлык һәр эш өчен җаваплы. Бу җаваплылыкны аңлап, урынымнан китәм", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG