Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея һәм АКШ Пхеньянны күзәтә


АКШ һәм Көньяк Корея Төньяк Кореяне күзәтү эшләрен көчәйтте. Пхеньянның ракета сынаулары уздыру ихтималы турында фаразлар бар.

Февраль аенда Төньяк Корея өченче атом сынавын уздырганнан соң Пхеньянга каршы яңа халыкара чикләүләр кертелде. Пхеньян үз чиратында Сеул һәм Вашингтонга яңа янаулар белән чыкты.

Сишәмбе көнне Төньяк Корея сугыш белән янап Көньяктан барлык чит ил ватандашларын китәргә чакырды. Узган атнада Төньяк Корея чит дәүләтләрнең үзендәге илчелекләрендә эшләүчеләрне 10 апрельгә кадәр Пхеньяннан чыгарырга кушты.
XS
SM
MD
LG