Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Казанда Мәрҗани мирасын барладылар


10 апрельдә Казанның Мәрҗани мәчетендә “Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар галимнәренең рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемнары” исемле түгәрәк өстәл утырышы үтте.

Түгәрәк өстәл сөйләшүе татар рухи мирасының тарихи мөһимлеге, татарларның рухи-дини хезмәтләрен тәрҗемә итү проблемнары, рухи мирасны популярлаштыру проблемнары, дигән темаларда барды. Утырыш Коръән аятьләрен укып ачылды.

Чарада чыгыш ясаган галим Рафаил Мөхәммәтдинов хәзерге вакытта безнең алдыбызда беренче чиратта идеология дигән проблемның торуын белдерде.

“Милләтне ныгыту, аны саклап калу өчен глобализация һәм ассимиляция заманында бөтен халык өчен бер тәгълимат булырга тиеш. Минем шәхси карашым буенча, әлеге идеологиянең өч баганасы булырга тиеш. Аның беренче баганасы – исламчылык, икенче баганасы – татарчылык ягъни милләтчелек, өченче баганасы исә – заманчалык, ягъни модернизация. Мәрҗани иҗатына шушы күзлектән чыгып караганда бу өч багананың чишмә башы Мәрҗанидә булуын әйтә алабыз”, дип белдерде ул.

Татарстан мөфтиенең элекке урынбасары Габдулла Әдһәмов бүгенге көндә татарның рухи мирасы бай булса да, әле Утыз Имәниләр, Курсавиләр, Мәрҗаниләр, Муса Бигиевләр дәрәҗәсенә ирешеп булмавына басым ясады.

“Ул дәрәҗәгә ирешер өчен безгә башта бу галимнәрнең әсәрләрен өйрәнеп, дөрес итеп аңларга кирәк. Аларны аңлар өчен гарәпчә белеп, кулъязмаларны уку гына җитми, моның өчен тирән дини гыйлемгә ия булу да сорала”, дип белдерде ул.

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин журналистлар белән уздырган әңгәмәсендә иң беренче максатның тарихны саклап калу икәнен әйтте.

Ул быел Мәрҗанинең ике тарихи китабын компьютерда җыеп бастырып чыгарырга җыенуларын да белдерде.

Рухи мираска кагылышлы сөйләшү татарның күренекле тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 195 ел тулу уңаеннан Татарстан мөфтияте һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылды. Татарстан диния нәзарәте 2013 елны “Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан иткән иде.

XS
SM
MD
LG