Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Мәскәү "йолдыз"ларында яңа гадәт: Казанда алар татарлыгын таный


Рената Литвинова Казандагы очрашу вакытында. 8 апрель, 2013 ел

Рената Литвинова Казандагы очрашу вакытында. 8 апрель, 2013 ел

Русиянең популяр артисты Рената Литвинова һәм рок җырчы Земфира Казандагы тамашачылар белән очрашканда үзләренең татарлыгын таныдылар. Бу гамәлләр милләткә файда китерәме?

Русиянең кино һәм театр артисты, режиссер Рената Литвинова шушы көннәрдә Казанда “Корстон” күңел ачу үзәгендә иҗат кичәсен үткәрде. Ул анда күкрәк сугып “Мин - татар” дип әйтмәсә дә, әтисе Морат Вергазовның татар булуын искә алып “миңа татар халкы бик ошый һәм мин үземнең татар нәселем белән бәйләнешне сизәм, әлбәттә”, дип белдерде.

Котылгысыз сорау

Ренатаның нәсел тамырлары XVI гасырда Сөембикә ханбикә тоткынлыкка киткән дип саналган Касыйм шәһәренә килеп тоташа. Аның әтисе Морат Вергазов шушы шәһәрнең атаклы морзалар нәселеннән чыккан дип хәбәр итә рәсми булмаган чыганаклар. Моңарчы Ренатаның үзенең татарлыгы турында кычкырып әйтүе ишетелгәне юк иде, Казандагы очрашуда ул бу хакта залдагы тамашачыларның сорауларына җавап биргәндә генә әйтте.

Бу сорау котылгысыз иде, дип язып чыкты бу хакта бер мәгълүмат агентлыгы.

Рената Литвинова белән очрашуны, ни гаҗәп, “Бердәм Русия” фиркасенең Казан бүлеге оештырды. ТВ камералар алдына чыгып сөйләгән Казан думасы депутаты, хакимият фиркасе вәкиле: "Ренатаның нәсел тамырлары Татарстанга да килеп тоташа һәм шуңа да ул Казанга килеп иҗатын сөюче тамашачылар белән сөйләшү уздырырга ризалашты", диде.

Шул ук вакытта, интернет хәбәрләренә караганда, Ренатаның иҗат кичәләре Русиянең башка шәһәрләрендә дә үткән. Шуның белән бергә бу көннәрдә Литвинова төшергән яңа нәфис фильм чыкты. Иҗат кичәләрендә артхаус юнәлешендәге бу әсәрне дә рекламаларга уңай форсат туа. Рәсми төстә исә кичәнең темасы "Югалып барган әдәби җәүһәрләргә игътибарны юнәлтү" дип әйтелде.

Ренатаның Казанга килгәч татар тамырлары турында искә төшерүен аудиторияне яулау өчен әйтеп китүе мөмкин. Бу алымны күп кенә Мәскәү кунаклары һәм чит ил йолдызлары куллана. Залдагы тамашачыларның йөзләренә караганда, алар аралашудан бик канәгать калды.

Земфирага татарлыгы турында белдерү ясарга бирмәделәр

Земфира Казандагы концерты вакытында, 30 март 2013 ел

Земфира Казандагы концерты вакытында, 30 март 2013 ел

Менә Ренатаның якын дусты җырчы Земфира да Казанда концерт куйганда күңеле тулып татарлыгы турында сөйләргә җыенган. Март ахырында ул Спорт сарае үзәгендә концерт бирде. Чарада булган кешеләр язганча, бер заман ул җырлаудан туктап, әнисе турында истәлекләрен сөйли башлаган, әмма залдагы бер кеше ишетелми дип кычкырган һәм җыр таләп иткән.

Земфира моннан соң бераз туктап торган, әмма соңыннан концертын дәвам иткән икән. Татарлыгы турында ул бу концертта соңыннан барыбер әйткән һәм “Ак барс” хоккей такымына да уңышлар теләгән.

Земфираның әтисе татар булуы турында тамашачылар болай да белә иде, ул күрәсең, әнисенең башкорт түгел, ә татар булуы, ягъни чеп-чи татар булуы хакында серне ачарга уйлаган булган. Әгәр дорфа тамашачы бүлдермәгән булса.

2007 елда ул Казандагы концертта хәтта татарча җыр да башкарган иде.



Земфира барыбер серен ачты

Соңыннан артистлар белән очрашулар уздыручы Совет мәдәнияте һәм көнкүреше музее җитәкчесе Рөстәм Вәлиәхмәтовка Земфира күңелдәгесен әйткән икән. Ул аңа татар әбисенең җанисәп вакытында башкорт булып язылуын хәбәр иткән һәм шуңа ярым-татар, ярым-башкорт булып санау дөрес түгел, мин чеп-чи татар, дип әйткән. Бу хакта бер Казан газетына Вәлиәхмәтов үзе сөйләгән.

Аның әйтүенә караганда, Земфира бу серне Казан кирмәне янында халык алдында чишәргә теләгән. Казан халкының аның иҗатын сөюе аңа икеләтә күңелле, дигән Земфира.

Җырчыга китер алдыннан истәлеккә сәгать бүләк иткәннәр, “аны мин һичшиксез тагып йөриячәкмен, чөнки бу бит Казан бүләге!” дип әйткән ул Вәлиәхмәтовка.

Бәшәров тә татар, Куценко да татар

Күп кенә еллар элек Казанга үзе төшкән фильмны танытырга килгән танылган артист Гоша Куценко бер сәүдә үзәгендә үткән очрашуда халык алдына чыгып "Минем да татар тамырларым бар, минем бабам - адмирал Назимов!" дип кычкырган иде. Әмма тамашачыларның моңа әллә ни исе китмәде.

Аның белән бергә килгән кино артисты Марат Бәшәров тә аудиториягә “Мин сезне сөямен!” дип сәхнәдән кычкырып карады. Әмма монысына да егылып китүчеләр булмады.

Хәер, соңыннан Марат Бәшәровның татарлыгы турында кычкырып әйтүенә игътибар итеп, аны хөкүмәт дәрәҗәсендә оештырылган концертларга алып баручы итеп чакыра башладылар.

Соң булса да, уң булсын

Илфак Шиһапов

Илфак Шиһапов

Русиякүләм танылган кешеләрнең татарлыгын тануы милләткә файда китерә дип саный продюсер һәм журналист Илфак Шиһапов.

– Бүгенге көндә яшь буын билгеле артистларга, җырчыларга карый. 70-80нче елларда кешеләр татарлыгын яшерсә, кеше арасында Галия - Галяга, Галинага әйләнеп киткәндә, бүген көндә татарлыкны күрсәтү безгә файдалы дип уйлыйм.

Ренатаның яңа фильмы чыкты, ул татар булуы турында Казанда рекламасын үтемлерәк итәр өчен әйтеп куйган дип уйламыйсызмы?

– Аның татарлыгы яшерелми, Ренатаның татар булуы билгеле иде, рекламасы да булсын, аның монда килеп татарлыгын әйтүе барыбер күңелле.

Татарлыкны танырга соң түгелме инде аларга, гомер буе урыс артисты, җырчысы булып йөргәннән соң?

– Нигә соң булсын. Әнә артист Шәкүров картаеп беткәч кенә татарлыгын искә төшерде.

Ул моны Татарстанда акча эшләр генә эшләмәде микән?

– Эш анда түгел бит. Рената Литвинованың, Земфираның татарлыгын тануы, Шәкүровның әтием татар дип әйтүе, Алсуның татарча җырлый башлавы да милләткә ярдәм итүе ягыннан караганда, бик файдалы. Ә аларның үзләренең бу гамәлгә нинди максаттан баруы безне борчымаска тиеш дип уйлыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG