Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

Казанда хәләл тармагы мөмкинлекләре турында сөйләштеләр


11 апрельдә Казанның “Мираж” кунакханәсендә хәләл тармагының инвестицион мөмкинлекләре турында эшлекле сөйләшү узды.

Бу сөйләшү Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы планлаштырган сөйләшүләрнең беренчесе. Киләчәктә агентлык химия, нефтехимия, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, төзелеш материаллары җитештерү, медицина, авыл хуҗалыгы, туризмга багышланган очрашулыр уздырырга ниятли.

Сөйләшүнең модераторы булып торган Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов фикеренчә, республика бу тармакта алдынгы булырга тиеш.

“Бүгенге көндә Татарстанда булган мөмкинлекләрне кулланып, бу юнәлештә актив эшләргә тиешбез. Ел саен 30-40% үсеш күрсәткән башка тармак юк диярлек. Киләсе биш елда бу тармакның күләме ике тапкыр артырга тиеш. Иң мөһиме - финанс механизмнарны дөрес итеп әзерләү кирәк. Бу өлкәдә Татарстан Русия дәрәҗәсендә алдынгы төбәк һәм шуның үзәге булыр торса, без бик канәгать булачакбыз”, диде Линар Якупов.

Бу очрашуда хәләл тармагы эшкуарлары, икътисадчылар һәм башка һөнәр ияләре катнашты.

XS
SM
MD
LG