Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәктәптә намаз уку бүлмәсе булмый, яулыклар кала"


Самарның "Яктылык" татар мәктәбе укучылары
Самарның "Яктылык" татар мәктәбе укучылары

11 апрельдә Татарстан Җәмәгать пулаты утырышында 1 сентябрьдән кертеләчәк мәктәп формалары турында сөйләшү булды.

Март аенда Түбән Кама мәктәпләренең берсендә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләрдән соң Татарстан Җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессына борчылып мөрәҗәгать итүчеләрнең артуын исәпкә алып бүген Җәмәгать пулатында киң даирәдә очрашу узды. Мәктәп формалары һәм яулыклар турында фикер алышуда пулат рәисе һәм әгъзалары, прокуратура, мәгариф министрлыгы вәкилләре, эш белән тәэмин итү министрлыгы кешесе, президент аппараты, кеше хокуклары вәкилләре, Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Наилә Зиһаншина, Казанның 2нче гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина һәм башкалар катнашты. Сөйләшү җанлы, эчтәлекле һәм мәгънәле булды, диде Азатлыкка Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Җәмәгать пулаты әгъзасы Ренат Вәлиуллин.

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин
– Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керә. Субъектлар үзләре аерым канун кабул итмәсәләр уку йортлары үз формалары нинди булачагын үзләре хәл итәчәк, дип әйтелде безгә. Дини аермалар күренми торган кием булырга тиеш. Очрашуга килгән барлык кешеләр - диния идарәсе вәкиле Рөстәм Батров, мөслимәләр Әлмира Әдиятуллина, Наилә Җиһаншина - яулык бәйләргә ихтияҗлары булса аны чикләү дөрес түгел, кешенең хокукларын чикләү булачак, дип белдерде. Татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина, хиҗаб белән никабны бутыйлар, гади халыкта аңлашылмаучанлык бар, диде. Шулай ук журналистлар да мәсьәләне куерта, шуңа башка милләт вәкилләре яулыкларга тискәре караш белдерә. Мәгариф министрлыгы вәкиле Эльвира Сафина, якын арада, бер ай эчендә мәктәп формасы буенча акт әзерләнеп хөкүмәт карары итеп тәкъдим буларак мәктәпләргә җибәреләчәк, диде. Форманың нинди булачагын Татарстанда мәктәпләр үзләре хәл итәчәк.

– Актта яулыклар турында сүз булачакмы?

– Бу сорауны да бирдек. Министрлык вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый, диде. Соңгы кисәтүләр вазгыятьне аңлап бетермәгәннән килеп чыккан булырга мөмкин, диде ул. Күрсәтмә проекты әзер булгач, ул Җәмәгать пулатына тәкъдим ителәчәк. Без аны тикшергәннән соң гына кире хөкүмәткә раслауга җибәрәчәкбез.

– Түбән Кама мәктәбе турында аерым сүз булдымы?

– Прокуратура вәкилләре моңа аңлатма бирде. Мәктәптә намаз бүлмәсе була алмый, прокуратура бу мәсьәләдә хаклы, уку йортларында намаз бүлмәсе була алмый. Ләкин "динне чагылдырган кием" дигән сүз - дөрес сүз түгел диелде, алар (Түбән Кама прокуратурасы вәкилләре) моны аңлап бетермичә язган, Үзәк прокуратура алар белән бу хакта сөйләшәчәк диелде безгә. Бу очрашуда халыкны тынычландыра торган сөйләшү булды дип уйлыйм. Хөкүмәт карары безнең аша үтәчәк, министрлык вәкилләре мәсьәләне яхшы аңлый кебек күренде, аларның халыкның борчылуларын исәпкә алырга теләве уңай тәэсир калдырды.

Казанның 2нче татар гимназиясе 1 сентябрьдән кертеләчәк форманың әле нинди булачагын белми.

"Иң мөһиме - матур һәм җайлы булсын. Яулыклы кызлар бар, ул аларның үз эше, безнең эш түгел", диде Азатлыкка Җәмәгать пулаты утырышыннан соң гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина.
XS
SM
MD
LG