Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүдә хәрәмләшүләр турындагы хәбәрләрдән соң Буаның элекке башлыгы Рафаил Әбүзәров бу атнада урыныннан китүе турында белдерде.

Ирләр арасында шундый сүз бар – машинадан, хатын-кыздан, инструменттан ишетелгән зарлану тавышына вакытында игътибар итәргә кирәк. Тавышны чыгарган сәбәпне вакытында ачыкламасаң, берзаман кулыңа сынган ачкыч тоткан хәлдә юл читендә капланган машинада ялгызың калуыңны көт тә тор.

Җиңүнең ата-анасы күп, җиңелүче генә һәрвакыт үксез. Татарстанда берәр ямьсез вакыйга булса, гаепле, әлбәттә инде, Мәскәү. “Татарстан нефтен кулларына алырга теләүче олигархлар”, “Мәскәү заказы буенча язучы журналистлар”. Аларга ничек кенә булса да Татарстанны пычратырга кирәк. Башкача була алмый. Буа районы башлыгыннан зарланып Мәскәүгә хат язган ветеранга кадәр да “заказ буенча язучы”. Чөнки чәчәк аткан Татарстанда зарланучы кеше булырга мөмкин түгел. Бар икән – димәк, заказ буенча язучы. Үзләре бушлай кыл да кыймылдатырга иренгәннәр кемнеңдер күңеле гаделлек таләп иткәне өчен нәрсәдер эшләргә сәләтле икәнне бөтенләй аңлый да алмый, күрәсең. Андый хис аларга бирелмәгән дип аңлыйм.

Томскида милиционер адәм баласын газаплап үтергәнне ни өчендер өлкә журналистлары “Мәскәү олигархларының өлкәне каралтуы” дип атамады, киресенчә, бөтен Русия шушы вакыйганы күтәреп чыгып, гаеплегә җәза бирүгә өлеш керткәнгә рәхмәтле генә булдылар.

Бездә киресенчә. Юньсез икәнлеге билгеле булган кешене дә шундый итеп яклыйлар ки, ихтыярсыздан “боларның яклавы йөрәк кушуы буенча гынамы икән” дигән сорау туа. Әгәр аларның яклавы йөрәк кушуы буенча гына икән, монысы тагын да куркынычрак күренеш.

“Дальний”дагы хәлләр турында бөтен Русия шаулаганны да “заказ” дип атаучылар булды. Менә, андый хәлләр бар җирдә дә бар янәсе, безне генә туздыралар. Ә кем гаепле? Йорттагы чүпне читкә чыгаручылар кем?

“Дальний”дагы башбаштаклыклар турында беренче булып татар журналисты республикадагы басмада язып чыкты. Эльвира Фатыйхова “Безнең гәҗит”тә язганда әле Назаров та, шампан шешәсе дә юк иде. Кем комачаулады шул язма нигезендә тикшерү уздырырга, гаеплеләрне җавапка тартырга? Вакытында чара күрелсә, адәм баласы да исән калыр иде, Татарстанны да шампан шешәсе белән ассоцияләү хурлыгы читләп үтәр иде. Башбаштаклыктан азган “мөртәт сакчылары” адәм баласын үтергәч, билгеле инде, бөтен Русиягә шау-шу купты. “Мәскәү кулын” гаепләгән кешеләргә гаҗәпләнәм – нәрсә, әллә кеше үтергәндә дә “кеше алдында яхшы түгел” дип түзеп торырга тиешмени без? Әгәр түрәләр Татарстан журналистларының язганын чүпкә дә санамый икән, аларга нишләргә? “Татар матбугаты тешсез, үтәрлек итеп язарга кирәк” дигән сүз дә әйтеп булмый бу очракта – “Дальний”да кеше газаплаулары хакында бик ачык һәм аңлаешлы итеп язылган иде. Әгәр бердәнбер үтемле чара Русия матбугаты икән, алга таба да шуны кулланасы гына кала. Бу күпсанлы мисаллар белән ныгытылган фикер.

Инде менә Буа. Буа районы башлыгы Рафаил Әбүзәровның бертуганы Раян кулы белән ветераннарга пәрәвездән йортлар үреп бирүе турында сүз бер ел элек республика мәгълүмат чараларында пәйда булды. Янган урманнан калган агачлардан ясалган кеше яшәмәслек йортлар, иске биналарда гипсокартон – сайдинг белән укмаштырылган фатирлар белән дистәләгән ветеранны кәкре каенга терәделәр.

Нинди чара күрелде? Бернинди чара да күрелмәде. Шушы хакта язып чыккач, гадәттәгечә, “заказчыларны” эзли башладылар. “Фәлән колхоз җитәкчесе башлыкка ачулы”, “Төгән кешенең Буа башлыгы буласы килә”, “Фәлән депутат Әбүзәровка ачулы икән.” Бер генә республика дәрәҗәсендәге түрә дә шушы ветеран йортлары турында сүз кузгатмады, ветераннар янына барып, “хәлләрегез ничек, телевидениедә күрсәтелгән репортаж, газетада язылган язмалар дөресме?” дип сорамады, гаеплеләрне ачыклап, шулардан гаепләрен төзәтүне таләп итмәде. Имеш, ниндидер комиссияләр үткәргән булдылар да, “бар да тәртип” дигән хисаплар яздылар. Район башлыгы эшендә утырып калды. Бу инде “тавыш чыгарып”, зарланып йөргән ветераннарга да, республика журналистларына да зур билге иде – язсагыз да, язмасагыз да, берни дә үзгәрмәячәк. Сезнең язганыгыз – чүп, язмаларыгыз да, ветераннарыгыз да кирәкми.

Бу проблема Дәүләт Советында күтәрелгәч тә, һич кенә дә оялмыйча “андый проблема юк” дип күрәләтә ялганладылар. Әмма түрә “юк” дигәнгә карап кына чир юкка чыкмый шул. Гауга Мәскәүгә кадәр барып җитеп, Буага “Человек и закон” журналистлары килде. Алар, билгеле инде, гаепне Буа җитәкчеләренә генә аударып калдырмадылар. Ветераннарга ачкыч биргән республика җитәкчеләрен дә күрсәттеләр, гаепне республика җитәкчелегендә итеп күрсәттеләр. Һәм дөрес эшләделәр дә. Бер ел буена чара күрмәгәннәр икән, монда бер Буа башлыгы гына гаепле түгел. Җинаять кодексы буенча да урлаган гына түгел, урлаганны сеңдереп барган да гаепле. Инде үзләренең астына су керә башлагач, чаралары калмады, Әбүзәровны озаттылар.

Ирексездән сорау туа – Мәскәүне катыштырмыйча гына хәл итеп булмый идеме? Була, билгеле. Әмма монда ике сәбәп бардыр. Беренчесе – акча. Ул ветеран йортларыннан кергән акча район дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең генә түгел, республикагы кайберәүләрнең дә күзен йомдырган, күрәсең.

Икенчесе – сәясәт. Ат үзенең никадәр көчле икәнен белсә, беркайчан да үзен җигәргә мөмкинлек бирмәс иде дигән сүз бар. Халык үзенең “зур ул, көчле ул” түгел, “кечкенә ул, мескен ул” икәнен белеп торсын өчен җан-фәрман тырышалар. Әгәр халык ризасызлыгын белдереп журналистлар чакырса, ул журналистлар язганнан соң чара күрелеп, гаепле Буа башлыгын сөрсәләр, күрше Тәтеш белән Кайбыч та: “Әһә! Без дә бит шул рәвешчә үз проблемаларыбызны хәл итә алабыз”, - дип уйларга мөмкин. Йөзләгән, меңләгән, миллионлаган башка кереп утырган шушындый фикер “район башлыкларын мин генә куям, мин генә алам” дигән принципны бозарга мөмкин. Шуңа да, “бурның бур” икәнен белсәләр дә, “Рафаэль Хаҗиевич яхшы җитәкче” дип елмаеп, аркасыннан кагуны дәвам иттеләр башлыкның. Мәскәүләр килеп, үзләренең тузаннарын чыгарганчы.

Яманатыбыз чыкканга, әйтегез, кем гаепле? Универсиада объектлары ничек төзелгәне турында язучылар турында да шуны ук ишетәбез – “заказ буенча язучылар”.

Күрәчәкләр алда әле, алда.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG