Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Европа кеше хокуклары вәкиле Казанга сәфәре турында сөйләде


Нилс Муйжниекс

Нилс Муйжниекс

Нилс Муйжниекс Русиягә сәфәрен тәмамлый. Бүген ул Мәскәүдә журналистлар белән очрашты.

Европа Шурасының Кеше хокуклары вәкиле Нилс Муйжниекс ун көнлек Русия сәфәрен йомгаклап: "Русия хакимиятләре юстиция системындагы Европа Кеше хокуклары мәхкәмәсе күрсәткән кайбер структур җитешсезлекләрне төзәтүгә кереште. Әмма гаделлеккә ирешү мөмкинлеге булдыру, кеше хокукларын тупас бозуларны бетерү һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кабат-кабат килүче мөрәҗәгатьләрне булдырмау өчен әле бик күп нәрсә эшләргә кирәк", дип белдерде.

11 апрельдә ул Мәскәүдә журналистлар белән очрашты.

Комиссар Русиядә мәхкәмәгә кадәр тикшерүләр вакытында гаепләнүчене тикшерү изоляторына япмау тәҗрибәсен гамәлгә кертүне уңай бәяләде.

Казанга үзенең беренче сәфәре барышында һәм үзәк хакимият дәрәҗәсендәге сөйләшүләрдә дә Нилс Муйжниекс 2012 елның мартында "Дальний" полиция бүлегендә каты азаплаудан соң бер кешенең үлүеннән соң күрелгән чараларны телгә алды. Бу әлеге эшкә бәйле полиция хезмәткәрләренең вазифаларыннан китүенә һәм аларга карата җинаять эшләре ачылуга һәм шулай ук тоткарлау урыннарына видеокамералар урнаштыру кебек чаралар күрелүгә китерде, диде Европа кеше хокуклары вәкиле.

"Мондый фаҗигаләрне булдырмауга гаепле полиция хезмәткәрләренә карата тәвәккәл чаралар һәм тотрыклы рәвештә даими тырышлык алып бару аша гына ирешеп була. Полиция хезмәткәрләрен сайлап кына алырга һәм тиешенчә өйрәтергә, җинаятьтә шикләнелүчеләрне тикшерүнең заманча ысулларына һәм тиешле сорау алу ысулларына күчәргә кирәк", диде ул.

Нилс Муйжниекс узган атнада Казан кеше хокуклары үзәгендә дә булып китте. Очрашуда Казан хокук яклау үзәге, "Агора" ассоциациясе, ябылу урыннарында кеше хокуклары саклануны күзәтү оешмасы вәкилләре, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклаучы Герман Алеткин, Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев катнашты.

Аңарчы Муйжниекс Татарстан президенты һәм хөкүмәте башлыгы белән очрашкан иде.

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә Муйжниекс белән очрашырга теләк белдергән, әмма аларның очрашуы булмый калды.

XS
SM
MD
LG