Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:09

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов чираттагы, өченче тапкыр халык алдына чыгып киң җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирде. 11 апрель кичендә Башкортстан Юлдаш телевидениесендәге “Президент белән сөйләшү” исемле туры эфирда катнашып байтак сорауларга җаваплар кайтарды ул.

Президент Рөстәм Хәмитов белән очрашу телевидениенең махсус әзерләнгән зур студиясендә үтә. Анда күп кенә тамашачылар да утыра. Аларның да сорау бирү хокукы бар. Шулай ук кайбер районнардан бирелгән сорауларга да җавап бирә президент. Кайбер сорауларның алдан әзерләнгән һәм җавап бирү өчен уңайлы булуы да сизелә. Шул ук вакытта беренче карашка җайсыз сораулар да бирелгән кебек, әмма алар да президентның теге яки бу мәсьәләгә фикерен ачыклау өчен генә бирелгәнлеген чамаларга мөмкин.

Сораулар тормыштагы күптөрле проблемнарга кагылышлы. Кемнәрдер авылда янгын сүндерү депосы булмауга зарланса, башкалар авылларда мәктәпләрне ябуга ризасызлык белдереп, ярдәм сорый. Стәрлетамак янындагы киң билгеле Торатау тавын саклап калу, аны сода җитештерү ширкәтенә таларга бирмәү үтенече яңгыраган сорау да, Рөстәм Хәмитовның киләсе президент сайлауларында катнашу-катнашмавы хакындагы фикерен белешү дә, башка дистәләрчә сорау да яңгырый.

2015 елда үзенең кабат президент сайлауларында катнашуына бәйле сорауга Рөстәм Хәмитов: ”Әгәр халык миңа ышаныч белдерсә, минем аңа кадәр башкарган эшләремә уңай бәя бирсә, мин сайлауларда үз намзәтемне куячакмын һәм катнашачакмын”, дип җаваплады.

Ә сөйләшү барышында президент үзенең барлык максаты итеп халык өчен эшләргә тырышуын ассызыклады. “Мин халыкка файдага булсын өчен эшлим. Халыкның тормыш шартлары яхшырсын өчен бар тырышлыгымны салам”, ди республика башлыгы.

Матбугат чараларына бәйле фикерен дә җиткерә Рөстәм Хәмитов. Элегрәк бер әңгәмәсендә ул соңгы вакытта телевидение карамавы, радио тыңламавы, гәзитләр укымавы хакында әйткән иде. Аны шәхси үпкәләү кебек кабул итте ул чакта журналистлар. Ә 11 апрель кичендәге сөйләшүдә президент үз сүзләрен өлешчә кире алды. “Һәркемнең кызып киткән чаклары була. Мин дә гади кеше һәм мин дә кызу баштан нәрсәдер әйтергә мөмкинмен, - диде Р. Хәмитов. – Шул ук вакытта матбугатта, киң мәгълүмат чараларында негатив күп булуы хафага сала. Тормышта уңай якларны күбрәк күрсәтергә кирәк”.

Рөстәм Хәмитовка район гәзитләрендә хезмәт хакларының түбән булуына зарланып бирелгән сорау да юнәлтелде. Бу хакта фикере белән уртаклашып, һәр редакция үз мөмкинлекләрен карарга тиеш диде. Шул ук вакытта җирле матбугатны хөкүмәт ярдәменнән ташламаячагын да ышандыра ул.

Уфада ШОС һәм БРИКС киңәшмәләрен оештыру хакында җавап биреп, президент без аларны үткәрүгә әзер дип белдерә. Берничә кунакханә төзеп бетәсе булуын гына әйтә ул. Әллә ни чыгымнар да булмаячагын ассызыклый. Шул ук вакытта республиканың кайбер бюджет оешмаларында, шул исәптән киң мәгълүмат чараларында да бу саммитка әзерләнү алдыннан хезмәткәрләрнең эш хакларын, гонорарларын кыскартулар башлануы һәм башка чыгымнарның киметелүе турында хәбәрләр бар. Шул ук БСТ телевидениесе журналистлары да соңгы вакытта хезмәт хакларының 25 процентка кыскартылуы хакында ачынып сөйли.

Гомумән алганда, “Президент белән сөйләшү” тапшыруына 3000 чамасы сорау алынган. Рөстәм Хәмитов аларның һәммәсенә язма төстә дә, башка рәвешле дә җаваплар биреп бетереләчәген ышандырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG