Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ "Магнитский исемлеге"н җәмәгатьчелеккә чыгара


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Бүген Кушма Штатлар “Магнитский исемлеге”ндәге кешеләрнең исемнәрен игълан итәчәк.

Бу исемлеккә Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның Мәскәүдәге тикшерү изоляторында үлүенә бәйле кешеләр һәм башка кеше хокукларын бозучылар кертелгән. АКШта узган ел ахырында чыккан “Магнитский кануны” ул кешеләргә карата финанс һәм виза чикләүләре кертүне күздә тота.

Вашингтонның бу гамәлләренә җавап буларак Мәскәү Русиягә керү тыелган АКШ ватандашлары исемлеген чыгарачагын белдерде. Русия ул исемлеккә читтәге Русия ватандашларының хокукларын бозуга бәйле американнар кертелгән диелә. “Коммерсант” газеты язуынча, бу исемлеккә 104 кеше кертелгән. Русия президенты идарәсе бу исемлек АКШ исемлеге игълан ителү белән үк чыгачак дип белдергән.

Русия түрәләре катнашындагы бер төркемнең 230 миллион доллар дәүләт акчасын үзләштерүен фаш иткән Магнитский салымнан качуда гаепләнеп кулга алынды һәм 2009 елда тикшерү изоляторында үлде.
XS
SM
MD
LG