Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дини белемне читтә алырга теләүчеләргә юллар ачылырмы?


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин чит илдә дини гыйлем алырга теләүче Татарстан яшьләренә мөмкинлек биреләчәк дип белдерде.

Татарстанда дини белемне читтә алу мәсьәләсендә вазгыять үзгәрер дип көтелә. 12 апрельдә Русия ислам университетында дини белем бирү мәсьәләсенә багышланган чарада Камил Сәмигуллин чит илдә дини гыйлем алырга омтылучы яшьләргә мөмкинлек биреләчәге, аларга чик булмаячагы хакында әйтте.

"Хәзерге вакытта берничә илдәге дини уку йортлары белән элемтәләр төзү бара, мисалга Җәзаирдә, квалификацияләрен күтәрергә, укырга китәргә теләүчеләргә мөмкинлек булачак, гаризаларын бирсеннәр, без аларны карарбыз", дип сөйләде Сәмигуллин.

2012 елның июль аендагы һөҗүмнәргә кадәр үк чит илдә белем алу мәсьәләсендә хәл шактый катлаулы иде. Читкә китеп, дини белем алырга теләүче яшьләр арасында, китәлмичә калучылар да булды. Яшьләргә чик куелуының сәбәбе радикал агымнарның таралуы белән көрәшү чарасы буларак аңлатылды.

Һөҗүмнәрдән соң исә, гомумән, читкә китеп дини гыйлем алу тыелды, аны бары тик ватанда гына алырга рөхсәт ителде. Моның белән килешмәүчеләр дә күп булды. Яшьләр дини гыйлемнең гарәп илләрендә югары дәрәҗәдә бирелүе белән аңлатты.

Шулай да Русиядән читтә урнашкан дини уку йортларында күп кенә татар яшьләре белем ала. Март ахырында Согуд Гарәбстанына кылган сәфәрендә Камил Сәмигуллин Мәккә һәм Мәдинәдә белем алучы яшьләр белән очрашып кайтты. “Аларны укып кайтканнан соң, эшкә урнашу мәсьәләсе кызыксындырды. Әлбәттә, аларга эш урыннары булачак”, ди Сәмигуллин. Әмма укып кайтучылар белән сөйләшүләр уздырылачак, аларның дини карашлары тикшереләчәк.

Мөселманнар хокукын яклау бүлеге булдырылачак

Русия ислам университетында дини белем мәсьәләсенә багышланган әлеге чарада хәбәр ителгәнчә, мөфтият каршында укыту, социаль юнәлештәге мәсьәләләрне караучы бүлекләрдән кала, мөселманнар хокукларын яклаучы махсус бүлек тә эшлиячәк.

Анда, мисалга, дини китапларның, яулык бәйләүнең тыелуы кебек мәсьәләләр каралачак. Мөселманнар үз хокуклары бозылган очракларда әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итә алачак.

Социаль юнәлештәге мәсьәләләргә килгәндә, гаиләләр, балалар тәрбиясе эшләре буенча махсус комитет булачак, игътибар шулай ук начар хәлле гаиләләргә, хәйриячелек эшләренә юнәләчәк, дип белдерде мөфтият вәкилләре.

Биредә Камил хәзрәттән кала Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручының урынбасары Илдар Баязитов, диния идарәсе вәкиле Рөстәм Батров та катнашты.
XS
SM
MD
LG