Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия галәм програмнарына 1,6 триллион сум бирергә җыена


Русия президенты Владимир Путин 12 апрель – Космонавтлар көнендә Русиянең 2020 елга кадәр галәм програмнарына 1,6 триллион сум (52 миллиард доллар) бирәчәген игълан итте. Путин моны Русиянең Ерак Көнчыгышта төзелүче Восточный космодромында әйтте.

Халыкара галәм станциясендә эшләүче төркем белән видеоэлемтә вакытында Путин Восточный космодромыннан беренче ракеталар 2015 елда, кешеле галәм кораблары 2018 елда очар дип өметләнүен белдерде.

Әлегә Русиянең барлык ракеталары Казакъстандагы Байконур космодромыннан очырыла.
XS
SM
MD
LG