Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан конгрессы Универсиададан соң Татарстанның киләчәге өчен борчыла


Фәрит Мифтахов
Фәрит Мифтахов

12 прельдә Дөнья татар конгрессы Казан бүлегенең җыелышы үтте. Узган елга йомгак ясалды, киләчәктә дүрт тармакта эшләргә килешенде. Җыелышта катнашучылар Универсиадада татар милләте бөтен матурлыгы белән күрсәтелерме, бу уеннардан соң республиканы губернага әйләндермәсләрме дигән җитди мәсьәлә дә күтәрде.

Казан конгрессы алга таба үз эшчәнлеген дүрт юнәлештә алып барачак. Җомга көнне үткән җыелышта әлеге дүрт комиссиягә кемнәр керәчәге һәм җитәкчеләре кем булачагы расланды.

Милли мәгариф һәм яшьләр эшләре комиссиясенә академик Индус Таһиров, дин эшләре комиссиясенә Ильяс хәзрәт Җиһаншин ("Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры), милли телләрне саклау, мәдәниятне үстерү һәм кеше хокуклары комиссиясенә Рашит Вагыйзов (прокурор, элек Татарстанда кеше хокуклары вәкиле булып эшләгән, хәзер КФУ укытучысы), табигатьне һәм сәламәтлек саклау комиссиясенә Рөстәм Бакиров (Дәүләт шурасы депутаты, 18-нче хастаханәнең баш табибы) җитәкчелек итәчәк.
Казан конгрессы җитәкчесе Фәрит Мифтахов сүзләренчә, алга таба тагын башка эш юнәлешләрен алып баручы комиссияләр булдырылырга мөмкин.

Җыелышта катнашучылар татар җәмәгатьчелеге тарафыннан гел күтәрелеп килгән проблемнар, аерым алганда, республикада ике дәүләт теле булуга карамастан элмә такталарны ике телдә язмау, шәһәр транспортында татар телнең бик сирәк кенә яңгыравы турында да сүз күтәргән. Бу чарада катнашкан депутатлар, хөкүмәт вәкилләре, галимнәр, укытучылар җырчылар, гомумән татар җәмәгатьчелеге, татар телен кулланышка кертү өчен халык белән бергәләп эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу чара вакытында Казанда үтәчәк Универсиада уңаеннан да сораулар куелган. Универсиада ничек булыр дигән мәсьәлә күпләгән татарны борчый. Мифтахов сүзләренчә, дәүләт шурасы депутатлары да Универсиадада татар халкының ничек итеп күрсәтеләчәген аңлап бетерми. 26 апрель көнне булачак утырышта гына аларга Универсиадада ниләр булачагы турында махсус програм тәкъдим ителәчәк.

"Универсиада дип хәзер Казан, Татарстан мактала, әмма шул ук вакытта татарның теле, ашлары, киемнәре, яшәү рәвеше ничек күрсәтелер? Бу ягы аңлашылмый. Универсиададан соң республика белән ни булыр икән, Татарстанны ниндидер бер төбәккә кушмаслармы, исемен үзгәртмәсләрме дигән мәсьәләләр дә күтәрелде бу җыелышта", ди Мифтахов.

Аның сүзләренчә, чыгыш ясаучылар 90-нчы елларда халык, җәмәгатьчелек, татарлар бергә булып республиканы саклап калдык, бүген дә без дә, халык та, депутатлар да бергә булганда гына республикабызны да, дәүләтебезнең исемен дә болай гына беркемгә дә бирмәбез, дип белдердергәннәр.
XS
SM
MD
LG