Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның "Магнитский исемлеге"ндә кеше хокуларын бозучы 18 Русия түрәсе бар


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Кушма Штатлар әзерләгән “Магнитский исемлеге”нә кеше хокукланын бозуда шикләнелүче 18 Русия түрәсе кертелгән.

Бу исемлеккә Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның Мәскәүдәге тикшерү изоляторында үлүенә бәйле кешеләр һәм башка кеше хокукларын бозучылар кертелгән. АКШта узган ел ахырында чыккан “Магнитский кануны” ул кешеләргә карата финанс һәм виза чикләүләре кертүне күздә тота.

Русия түрәләре катнашындагы бер төркемнең 230 миллион доллар дәүләт акчасын үзләштерүен фаш иткән Магнитский салымнан качуда гаепләнеп кулга алынды һәм тикшерү изоляторында үлде.

“Магнитский исемлеге”нә кертелгәннәрнең күбесе аның үлеменә бәйле түрәләр, диелде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков АКШта мондый исемлек чыгару Русия-АКШ мөнәсәбәтләренә начар тәэсир итәчәк, дигән иде.
XS
SM
MD
LG