Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәрҗеман" чыга башлауга 130 ел тулды


Исмәгыйль Гаспринский (уңнан дүртенче) Түбән Новгородта дуслары белән
Исмәгыйль Гаспринский (уңнан дүртенче) Түбән Новгородта дуслары белән

10 апрельдә Исмәгыйль Гаспринскийның “Тәрҗеман” газеты чыга башлаганына 130 ел тулды. Аның беренче саны 1883 елда Бакчасарайда чыкты. Кырым Русия империясе тарафыннан басып алынганнан соң (1783 ел) йөз ел узгач нәшер ителә башлаган "Тәрҗеман" газеты төрки-татар дөньясы өчен бер якты нур кебек иде.

Газетаны чыгаруда Исмәгыйль Гаспринскийга аның тормыш иптәше, Акчуриннар нәселеннән булган Зөһрә Акчурина беренче ярдәмче була. Иң авыр заманнарда газетаны туктатмаска дип ул хәтта үзенең алтыннарын сатып “Тәрҗеман”ны чыгарырга ярдәм итә, үзе дә басмаханәдә эшли.

Зөһрә Акчурина
Зөһрә Акчурина
Исмәгыйль Гаспринский 1914 елда вафат иткәннән соң газетаны кырымтатар җәмәгать эшлеклесе Асан Сабри Айвазов, Гаспринскийның улы Рефат Гаспринский дәвам итәләр. 35 ел туктаусыз чыккан “Тәрҗеман” газетасы 1918 елның 23 февралендә ябыла. 2013 елда “Тәрҗеман”ның ике юбилей датасы бар: аның ябылуына 95 ел һәм чыга башлавына 130 ел тула.

2012 елда Акмәчеттәге Гаспринский исемендәге җөмһүрият кырымтатар китапханәсендә “Тәрҗеман” газетасының тулы электрон копияләре барлыкка китерелде. Бу копияләр Мәскәү, Петербур китапханәләреннән алынды.

10 апрельдә Бакчасарайда “Тәрҗеман” газетасының басмаханәсендә урнашкан И.Гаспринскийның йорт-музеенда кырымтатар журналистлары “Тәрҗеман”ның 130 еллыгына җыелып милли журналистика мәсьәләләре һәм перспективалары хакында сөйләштеләр.

2013 елда Кырым инженер-педагогия университетында журналистика факультеты ачылыр дип көтелә. Монда журналистика өлкәсендә милли кадрлар әзерләнәчәк.

“Тәрҗеман” газетасы
“Тәрҗеман” газетасы
“Тәрҗеман” газетасы үзенең чоры өчен, булган шартларга күрә узган гасырда Русиянең төрки-мөселман дөньясының иҗтимагый-сәяси тормышын яктырткан, төрки дөньяны дулкынландырган милли мәсьәләләрне күтәргән бер басма иде. Аның Бомбей, Каһирә, Истанбул, Бохара, Азәрбайҗан, Оренбур, Урта Азия, Идел буенда үз укучылары булган. Исмәгыйль Гаспринский ул заманның төрки дөньясының күренекле лидерларыннан берсе иде. Аның фикердәшләре арасында Йосыф Акчура да бар иде.

"Тәрҗеман” газетасы атнасына бер-ике тапкыр аз санда аз күләмле булып чыкса да, бу кечкенә генә кәгазьнең йогынтысы «Новое Время» йә булмаса «Таймс» ише инглиз гиганты белән чагыштырганда мең тапкыр мөһимрәк иде" - дип язган булган Җамал Вәлиди.

"Соңгы 25 ел дәвамында төрле уңышсызлыклар һәм бәхетсезлекләргә карамыйча без “Тәрҗеман”ны укып бардык һәм аңа бирелгән идек",- дигән булган Габдулла Тукай.

“Тәрҗеман” газетасы
“Тәрҗеман” газетасы
"Ул тарихи кыска бер дәвердә Русиядәге төрки-татарларның мәгарифен һәм әдәбиятын башка милләтләрнеке белән бер баскычка куйды. Гаспринский кебек шәрәф һәм данга төрки-татар милләте арасында башка һичкем лаек булмаган иде. Зур һәм мәшһүр кешеләр үз шәхси мәнфәгатьләренә түгел, гомум милләт мәнфәгатьләренә хезмәт итәләр", - дип язган Ризаэтдин Фәхретдин.

1910 елда Франциядә нәшер ителгән «Revue du Monde musulman» журналы Гаспринскийны Нобель бүләгенә тәкъдим итә. Бу тәкъдимгә мөселман дөньясы галимнәре дә кушыла, ләкин нәтиҗәсе булмый.

Кырымда исә кырымтатарлары сөргенгә куылганнан соң Гаспринский җирләнгән урында советлар заманында дуңгызханә төзелә, ә “Тәрҗеман” газетасы чыккан басмаханәдә, ул укыткан Зынҗырлы мәдрәсәсендә психик авырулар өчен диспансер оештырыла.

Тик кырымтатарлары Кырымга кайта башлаганнан соң Гаспринскийның җәсәде кырымтатарларның күренекле зыялылары өчен оештырылган Зынҗырлы мәдрәсәсе янында пантеонга күчерелә. Төркия тарафыннан реставрацияләнгән Зынҗырлы мәдрәсәсендә музей, басмаханәдә исә соңгы 200 елда кырымтатарлары арасыннан чыккан иң зур шәхес дип исәпләнгән Гаспринскийнын йорт-музее ачылды.

Исмәгыйль Гаспринскийның Бакчасарайда кабере
Исмәгыйль Гаспринскийның Бакчасарайда кабере
XS
SM
MD
LG