Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү АКШның Магнитский исемлегенә үз исемлеге белән җавап бирде


Шимбә көнне Мәскәү Русиягә керү тыелган 18 АКШ ватандашы исемлеген чыгарды. Шулай итеп Русия АКШның кичә кич игълан иткән Магнитский исемлегенә җавап бирде.

Исемлекнең "Гуантанамо исемлеге" дип аталган беренче өлешенә Гуантанамо тоткыннарын ябып тоту һәм азаплау өчен җаваплы диелгән рәсмиләр кертелгән.

Исемлекнең икенче өлешенә кертелгән АКШ рәсмиләре читтәге Русия ватандашларының хокукларын бозуда гаепләнә.

Русия тышкы эшләр министлыгы вәкиле Александр Лукашевич бу исемлекне "Русиянең эчке эшләренә тыкшынуга тиешле җавап бирү", дип атады.

Кичә Кушма Штатлар Русиянең дәүләт акчаларын урлауны фаш иткәннән соң салымнан качуда гаепләнеп кулга алынган һәм тикшерү изоляторында үлгән адвокат Сергей Магнитский эшенә бәйле һәм башка хокук бозуларда шикләнелгән 18 Русия рәсмие исемлеген чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG