Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Чехия сәфәрен башлый


Миңнеханов Чехия сәфәрен башлый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

[tatarstan.ru видеосы]

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан вәкилләре ике көнлек Чехия сәфәрен башлый. Татарстанның дәүләт башлыгы дүшәмбе иртән Прагада Чехия татарлары белән дә очрашырга җыена.

Әлеге сәфәр барышында Татарстан җитәкчесе Чехия хөкүмәте башлыгы Петр Нечас һәм Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба, Чехия Сенаты рәисе Пржемысл Соботка белән дә аерым очрашулар үткәрәчәк.

Татарстан вәкилләре сәфәренең төп чараларыннан берсе -- Прагада дүшәмбе иртән ачылып төшке аш белән тәмамланачак Чехия-Татарстан бизнес форумы. Миңнеханов һәм Куба катнашында узачак бу чара барышында авыл хуҗалыгы техникасы өчен тәгәрмәчләр җитештерүче Митас ширкәте белән хезмәттәшлек меморандумы имзаланачак. Шунда ук Казан федераль университеты Чехиянең техник университеты белән узара аңлашу меморандумы имзалаячак. Татарстан һәм Чехия эшмәкәрләренең аерым очрашулар үткәрү мөмкинлеге дә булачак.

Әмма дүшәмбе иртәсендә форум башланганчы Праганың әлеге чара узачак Мариотт кунакханәсендә Татарстан президенты Чехиянең татар җәмәгатьчелеге белән дә очрашып бер сәгать чамасы сөйләшергә җыена. Чехия татарлары соңгы елларда Сабантуй кебек милли-мәдәни чаралар белән генә чикләнмичә яшьләр өчен ана теле курслары да оештырып җибәрде һәм Европа илләренең татар хәрәкәтендә дә актив катнаша башлады. Моннан тыш Чехия татарлары Татарстан яшьләренең "Сәләт" хәрәкәтенең Прагада узучы "Сәләт-Прага" мәктәпләрен оештыруга да зур өлеш кертә.

Сишәмбе кичендә тәмамланачак әлеге сәфәр барышында Татарстан вәкилләре республиканың көньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә дә барып төрле сәнәгать ширкәтләрендә, Чехиянең Темелин атом электр станциясендә булачак, ул төбәкләрдәге кайбер җирле җитәкчеләр белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG