Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Чехия министры һәм татарлар белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең сәүдә вә сәнәгать министры Мартин Куба
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең сәүдә вә сәнәгать министры Мартин Куба
Татарстан вәкилчелегенең Чехиягә ике көнлек сәфәрен президент Рөстәм Миңнеханов Прагада яшәүче татарлар белән очрашудан башлады.

Иртәнге чәй артында узган очрашуда Чехиянең татар яшьләре, Азатлык радиосы хезмәткләрләре, Прагада яшәүче татар эшкуарлары килгән иде. Миңнеханов Прага дәүләт операсы солисты Галия Ибраһимовага Татарстанның атказанган артисты исемен, эшкуар Максим Хәмиткә Татарстан президентының рәхмәт хатын, татар мәхәлләсенә бүләккә караоке җиһазларын тапшырды.

Татарстан вәкилчелеге үз эшен Чехия-Татарстан бизнес форумында дәвам итә. Чехия сәүдә һәм сәнәгать министры Мартин Куба белән очрашудан соң журналистлар янына чыккан президент Миңнеханов сәфәр барышында Татарстан белән Чехия арасында сәүдә-сәнәгать, туризм һәм спорт өлкәләрендә килешүләргә кул куелачагын белдерде.

"Эшкуарлык, спорт һәм туризм бергә үсәргә тиеш, безнең очрашуларда бу хакта сөйләшәбез", диде Миңнеханов.

Ике як та быел Казанда үтәчәк Универсиаданы үзара икътисади бәйләнешләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек дип саный.

Татарстан вәкилчелеге бүген сәфәрен Көньяк Чехиягә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG