Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Татарстан белән хезмәттәшлеген арттырмакчы


Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар янына чыкты
Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар янына чыкты

15 апрельдә Прагада Чехия һәм Татарстан вәкилләре катнашында икътисади форум узды. Рәсмән әйтелмәсә дә, бу очрашу “спорт, бизнес һәм туризм үсеше” шигаре белән үтә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бер төркем рәсмиләр дүшәмбе иртән Прагада яшәүче татарлар белән очрашудан соң Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән сөйләшүләр уздырды. Министр президентның бу сәфәрен узган елның ноябрендә Чехия вәкилчелегенең Казанга сәфәренең дәвамы, дип атады.

Ярты сәгатьлек очрашудан соң министр белән президент журналистлар алдына чыгып сорауларга җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов бу сәфәр ахырында алга таба хезмәттәшлекнең юл харитасы әзерләнәчәген белдерде.

Миңнеханов: Чехия белән хезмәттәшлекнең юл харитасы әзерләнәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

Чехияне Татарстан башкаласы белән очышларны арттыру мәсьәләсе кызыксындыра.

“Бу хакта Казаннан кайтканнан соң Транспорт министры белән сөйләштем, анда бу мөмкинлекне тикшерәләр, безнең яктан очышларны арттыру теләге бик зур”, диде министр Азатлыкка.

Чехия министры Мартин Куба Прага-Казан очышлары турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

Бүгенге көндә Казан белән Прага арасында атнасына бер тапкыр туры очышларны Татарстан һава юллары ширкәте генә оештыра.

Чехия Татарстан белән турыдан-туры хезмәттәшлекне оештыруны хуп күрә.

“Татарстанда үтәчәк Универсиаданы без, Чехия эшкуарлары, киләчәктә мөһим икътисади килешүләргә нигез салучы бер вакыйга дип көтәбез. Табигый шартларда, спорт чаралары вакытында бер урынга күп кеше җыела, килешүләр туа. Үзебезнең министрлыкта да экспорт стратегиясе өчен спорт чараларын кулланабыз. Чехия спортчылары Универсиадага барачак”, диде министр.

Чехия Татарстан белән туры хезмәттәшлекне хуп күрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

Татарстан президенты Миңнеханов та “спорт, бизнес һәм туризмны” бер-берсенә бәйле булганын сөйләп, Чехия-Татарстан форумына килгән Чехия эшкуарларын Универсиадага, шулай ук алдагы елларда үтәчәк су спорты һәм футбол дөнья беренчелекләренә чакырды.

Форум ачылышында Миңнеханов Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән таныштырды.

“Әле хезмәттәшлек башланмаган өлкәләр күп, аларның барысында да без эшне нәтиҗәле итеп оештыра алабыз. Инфраструктура, сәнәгатьне яңарту, энергетика, нефтехимия, машина төзү, авыл хуҗалыгы, югары технологияләр, медицина, төзелеш һәм мәгариф өлкәләрендә бергә эшли алабыз”, диде президент.

Татарстаннан килгән эшкуарлар Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры белән бергә бүген илнең көньягына юл тота. Анда алар Темелин атом электрстанциясен барып күрәчәк.

“Татарстан президентына Прагадан кала Чехиянең төбәкләрен дә күрсәтергә теләдек, безнең энергетика, машина төзү сәнәгате һәм технология үзәкләре кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Көньякта кунып иртәгә президент әфәнде Брнодагы техник университетны, технология үзәген барып карар, дип планлаштырабыз. Бүген кичке аш вакытында ниндидер мәдәни программа да каралган, детальләрен әле белмим”, диде Азатлыкка Чехия министры.

Миңнеханов Чехиянең башка төбәкләренә дә бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

Бүгенге очрашулар нәтиҗәсендә Чехия белән Татарстан арасында хезмәттәшлек өлкәсендә алдагы 3-4 айга план төзеләчәк.

“Министр белән шул вакыттан соң очрашып нәрсәләр эшләнгәнен, нәрсә эшләнмәгән, эшләнмәүнең сәбәпләре турында яңа бер сөйләшү булыр, дип килештек”, диде Миңнеханов.
XS
SM
MD
LG